Туган як

Ник без шундый?

Яшьтәшләрем өчен бүгенге көндә «үрнәк» үлчәүләре - уңышка ирешкән кешеләр һәм, ничек кенә сәер булса да, тормыш кагыйдәләреннән өстен калучы сукбайлар. Уңышка ирешү билгеләре - кыйммәтле машиналарың, затлы киемнәрең, квартирларың булудан, үз даирәңдә абруй казанудан; ел саен төрле илләргә сәфәр гизүдән гыйбарәт. Кем белән булса да танышканда, яшьтәшләрем аның үзе...

Яшьтәшләрем өчен бүгенге көндә «үрнәк» үлчәүләре - уңышка ирешкән кешеләр һәм, ничек кенә сәер булса да, тормыш кагыйдәләреннән өстен калучы сукбайлар.

Уңышка ирешү билгеләре - кыйммәтле машиналарың, затлы киемнәрең, квартирларың булудан, үз даирәңдә абруй казанудан; ел саен төрле илләргә сәфәр гизүдән гыйбарәт. Кем белән булса да танышканда, яшьтәшләрем аның үзе өчен матди файдасы бармы-юкмы икәненә игътибар итә. Әгәр файдасы тиярдәй булмаса, аның белән аралашуның, эш итүнең мәгънәсен тапмый.

Кызганычка, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек дигәне бүгенге җәмгыятьтә һич кирәкмәгән бер сыйфатка әверелде сыман. Гап-гади кешелеклелек тә күп очракта онытыла. Шуның мисаллары бүгенге көндә аз түгел: караклык дисеңме, кеше үтерү, әти-әнине, әби-бабайны өйдән куып чыгару, балаларның җинаять юлына басулары һ.б.

Яшьтәшләремнең һәм миннән күпкә яшь егет-кызларның бары бүгенге көн белән генә, киләчәккә максат куймыйча яшәргә ияләшүләрен дә аңлый алмыйм…

Юк, әйтмим, безнең җәмгыять шыр наданнар белән тулы дип. Югары белем алу турындагы катыргы һәр икенче кешедә бар, хәтта әле кайберәүләрдә ул берничәшәр дә. Тик белем дәрәҗәсе һәм әхлак ягыннан гына, үткән дистә еллар белән чагыштырганда, күпкә кайтыш.

Аннан соң, дөньяны битарафлылык, әхлаксызлык биләп алды. Бер яктан, өлкән кешеләребезгә карата яшьләр тарафыннан ихтирам җитеп бетми; икенчедән, балаларыбызга үгет-нәсихәт бирерлек, үз яшәеше белән үрнәк булырлык остазларыбыз, аксакалларыбыз юк. Яшь ягыннан алганда, бар да кебек ул аксакал булырдай ата-бабаларыбыз, әмма…

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: