Туган як

Ни хәлләрең бар, Түбән Уратма?

Шәһәр белән ике араны Түбән Уратма халкы чакрымлап түгел, минутлап кына саный хәзер. Гадәттә, машинада җилдереп, кырык-илле минут эчендә үтелә ул юл. Бу килүебезгә авыл мәктәбенең спорт залында көрәш келәмен тәкъдим итү тантанасы уздырылуы сәбәп булды. Авылда да яшәргә була «Ботинканы, күлмәкне ике елга бер генә аласың, ә ит белән...

Шәһәр белән ике араны Түбән Уратма халкы чакрымлап түгел, минутлап кына саный хәзер. Гадәттә, машинада җилдереп, кырык-илле минут эчендә үтелә ул юл. Бу килүебезгә авыл мәктәбенең спорт залында көрәш келәмен тәкъдим итү тантанасы уздырылуы сәбәп булды.

Авылда да яшәргә була

«Ботинканы, күлмәкне ике елга бер генә аласың, ә ит белән икмәк һәм сөт көн дә кирәк», дип фикер йөртә Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин. Әйе, яшим дигән кешегә авылда да гомер итәргә була. Халкы, башлыча, терлекчелек белән көн күрүче бу авылда 500гә якын хуҗалык булып, 112 савым сыерлары, 600ләп баш үгез бозаулары бар.

Егермеләп гаилә малны, аеруча, күп тота: Инсаф Әхмәтшин, Гомәр Мөхлисов, Идрис Галиуллин, Шамил һәм Илдус Әмирхановлар һ.б. Терлекчелек белән ныклап торып шөгыльләнү ниятеннән, Фәиз Фәттахов (болай да ике дистәләп бозау симертә), Шамил Әмирханов һәм Илдар Хәйруллин ферма сатып алганнар. Өлфәт Яхин исә терлек асраудан тыш, печән дә әзерләп сата халыкка. Кирәк икән, чабып алып кайтып, өйдереп тә бирә. Башкалар белән чагыштырганда, хакны да кыйммәт сорамый. Азат Әмирханов белән әтисе Гусманның «КамАЗ»ы, бар җайланмалары белән тракторлары, такта яргычлары бар. Йомышы төшүчеләрне кире бормыйлар. Кышын карчык-корчыкның ишегалдындагы карга кадәр чистарта Азат.

Үз гомеремдә дә аерым кешеләрнең 2-2,5 мең каз үстерүен күргәнем дә, ул хакта ишеткәнем дә юк иде. Бу авылда андый кеше бар икән, ул - Рәис Галиуллин. Күрше-тирәсе зарланганга күрә, казларын иртән әрәмәлеккә алып китеп, кичен генә алып кайта. Түбән Уратмада әле умарта тотучылар да барлыгын әйттеләр.

Терлек асраучылар дигәннән, шуларның берсенә - Салават Афзаловларга кагылып чыгарга булдык. «Ун әбине караучы, үз хуҗалыгында җиде сыер савучы Алия» турында колакка чалынган иде инде. Җыйнак гәүдәле, яшь кенә хатынны күргәч, ничек җитешә икән дигән уй күтте башымнан. Өенең ялт итеп торуыннан, гөлләр күплегеннән, уңган хуҗабикә булуы күренеп тора. Сүзгә генә үтә дә саран булып чыкты ирле-хатынлы Афзаловлар. Гаилә фермасы оештыручыларга дәүләт ярдәме, махсус программа хакында ишетергә дә теләми хуҗа кеше. Әллә ышанып бетми. Алай дисәң, әле узган елны гына банктан кредит алып торып, «МТЗ-82» тракторы сатып алган, башка техникасы да җитәрлек. Керешли капка төбендәге затлы машинага ымлап, А.Гарифуллин: «Әнә кулыннан килгәч, өч үгез үстереп сатты да, алып җибәрде», дип, авылдашы белән горурлануын сиздергән иде. Ихатасы нык. Бәрәңге бакчасында терлек каралтысы төзеп куйган. Кышлык печәне, терлек азыгы да җитәрлек. Сыердан башка, әле дистәгә якын бозау да асрагач, әлбәттә, шунсыз булмый. Гомумән, алар өч бертуган - Әмир, Салават һәм Самат хуҗалыкларындагы бар нәрсәне бергәләп эшләргә күнеккәннәр.

Туалеты-ваннасы өйдә булгач, бер дә шәһәрнең дүрт стена арасындагы кысан квартирына кызыгасы юк. Әнә бит авылның булдыклы бу ир-егетләренең фикер агышы ничек: «Бүгенге көндә әгәр дә хезмәт хакы бирмиләр икән, шәһәр кешесе бетте дигән сүз. Ә авылда исә ите дә, икмәге, сөте дә үзеңдә. Эшләргә иренмә генә. Электрны өзсәләр - шәм кабызасың, газсыз калсаң, утын ягасың».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: