20 февраль 2026 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 20.02.2026
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2026 елның 20 феврале чыгарылышы.
-
Түбән Камада илотсыз системалар гаскәрләренә җыю бара
Телефоннарда, планшетларда яхшы эшли белүче гражданнарны Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итәргә чакыралар. Мондый күнекмәләре булган егетләргә җиңелрәк булачак. Хәзер яңа юнәлеш буенча җыю бара.
-
Татарстанда буран һәм көчле кар: машина йөртүчеләргә юлга чыкмаска киңәш итәләр
Республикада һава шартларының начараюы көтелә.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләргә 55 меңнән артык җир участогы тапшырылды
Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше актив бара. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итүенчә, «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2012 елдан алып 55,7 меңнән артык участок бүлеп бирелгән, узган ел – 5,3 меңнән артык.
-
Түбән Каманың «Җиз кыңгырау» ансамбле «Туым Жондозы» керәшен яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленнән гран-при яулый
«Җиз кыңгырау» керәшен яшьләр ансамблен зур җиңүе белән котлыйбыз. «Туым жондызы» республика фестиваленнән Түбән Кама коллективы 5 диплом белән кайтты.
-
Түбән Кама волонтерлары маскировка костюмнары әзерләүгә керештеләр
Махсус кием снайпер яки разведчикны дошманга күренми торган итә.
-
Түбән Камада балалар бакчалары арасында «Яшел ут – 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды
Бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, пропагандалау һәм балалар җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан үткәрелә.
-
Түбән Кама ир-атларын сәламәтлекләрен тикшерергә чакыралар
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама хастаханәләрендә «Ир-атлар сәламәтлеге» атнасы игълан ителде. Ир-ат пациентларны репродуктив сәламәтлекләрен тикшерергә чакыралар, моның өчен кирәкле консультацияләр һәм тикшерүләр оештырылачак.