Татарстанда күп балалы гаиләләргә 55 меңнән артык җир участогы тапшырылды
Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше актив бара. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итүенчә, «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2012 елдан алып 55,7 меңнән артык участок бүлеп бирелгән, узган ел – 5,3 меңнән артык.
27 муниципаль район гаиләләрне тулысынча җир белән тәэмин иткән, 13 районда бу күрсәткеч 90–99% тәшкил иткән. Шул ук вакытта өч район әлегә артта кала. Исемлеккә Әлмәт районы керә. Анда меңнән артык участокны өстәмә рәвештә бүлеп бирергә кирәк.
Эш актив алып барылса да, 12 меңнән артык участок әле тапшырылмаган, бигрәк тә Казан һәм Чаллыда бу проблема кискен сизелә. Шуңа күрә күрше районнардан участок алу мөмкинлеген бирүче законнар кабул ителгән.
Узган елдан башлап гаиләләргә альтернатив вариант — җир урынына акчалата түләү алу мөмкинлеге дә тәкъдим ителә. 2026 елның 1 февраленә 98 гариза кабул ителгән, шуларның 45е уңай карар белән тәмамланган.
Министр Татарстанның шәһәр һәм район җитәкчеләренә бу мәсьәләне хәл итүне эшнең өстенлекле юнәлеше итеп билгеләргә кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев