Түбән Камада пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю бара
Телефоннарда, планшетларда яхшы эшли белүче гражданнарны Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итәргә чакыралар. Мондый күнекмәләре булган егетләргә җиңелрәк булачак. Хәзер яңа юнәлеш буенча җыю бара.
Ир-егетләр ике айлык әзерлек узачак. Контрактта сынау вакыты да билгеләнгән, Төп шарт – башка частьләргә күчермичә, пилотсыз системалар гаскәрендә генә хезмәт итү, дип хәбәр итәләр комиссариатта.
Түбән Кама студенты бүген хәрби комиссариатка контракт төзергә дип килә. Килешүне бер елга имзалау һәм армия хезмәте урынына шунда бару мөмкинлеге булганга, Пилотсыз системалар гаскәрләрен сайлаган. «Бу - яңа технологик гаскәрләр, анда уку зур тәҗрибә булыр дип уйлыйм», – ди түбәнкамалы.
Хәрби хезмәт үтмәгән, армиядә булмаган егетләр дә анда бара ала. Аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны әзерләчәкләр.
Хәзер яңа гаскәрләргә җыю бара. Компьютер уеннары белән кызыксынучы кандидатларга аерым өстенлек биреләчәк. Ир-егетләр өчен ике айлык әзерлек каралган. Контрактта сынау вакыты да билгеләнгән, Төп шарт – башка частьләргә күчермичә, пилотсыз системалар гаскәрендә генә хезмәт итү, дип хәбәр итәләр комиссариатта.
Вакыты үткәч, киредән туган җирләренә кайта алалар. Аларга шундый мөмкинлек бирәчәкләр.
Әлеге тәкъдим белән кызыксынучылар өчен республикада 117нче номерлы кайнар линия эшли.
Татарстанда контракт төзегән хәрбиләргә 2 миллион 900 мең сум күләмендә акча түләү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев