Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар бакчалары арасында «Яшел ут – 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды

Бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, пропагандалау һәм балалар җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан үткәрелә.

Конкурста балалар бакчалары һәм анда эшләүче тәрбиячеләр катнашты. Алар эш дәфтәрләрен, тематик папкаларын тәкъдим иттеләр. Әлеге материалларда юл хәрәкәте иминлеге темасына караган педагогик эшләнмәләр, яңа идеяләр һәм казанышлар чагылыш тапты.

Тәрбиячеләр шөгыльләреннән өзекләр күрсәттеләр. Дәрес барышына иҗади алымнар, үстерү юнәлешендәге биремнәр һәм физик культура элементлары кулланылды.

«Түбән Кама муниципаль районының күп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балаларны юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә җитди карый. Акцияләр, флешмоблар, конкурслар, саф һавада үткәрелгән практик дәресләр — болар барысы да даими рәвештә оештырыла. Бу чаралар формаль рәвештә генә түгел, ә тәрбияләнүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук законны хөрмәт итүче юл хәрәкәте катнашучыларын тәрбияләү максатыннан үткәрелә», — дип билгеләп үттеләр Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев