Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Җиз кыңгырау» ансамбле «Туым Жондозы» керәшен яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленнән гран-при яулый

«Җиз кыңгырау» керәшен яшьләр ансамблен зур җиңүе белән котлыйбыз. «Туым жондызы» республика фестиваленнән Түбән Кама коллективы 5 диплом белән кайтты.

Гран-при да –  безнекеләр исәбендә. Ансамбль биш ел элек оеша, анда мәктәп укучылары йөри. Яшьләр белән безнең төшерү төркеме аралашып кайтты.

Таныш булыгыз – «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле солистлары. Чыгышлары –  моңлы да, сагышлы да, күңелләрне җилкендерерлек тә... Керәшен җырларын артистлар бар нечкәлекләре белән  башкаралар. Сәләтләрен «Туым жондызы» республика фестивалендә югары бәялиләр.

«Алар Түбән Кама керәшеннәренең фольклорын өйрәнәләр. Әби-бабалардан калган гореф-гадәләрне, җыруларны өйрәнәләр.  Хәзер бу бик мөһим. Яшьләр үз тамырларын онытмыйлар».

Буыннар чылбыры дәвам итә – «Җиз кыңгырау» ансамбле моның ачык дәлиле. Валерия Васильеваны коллективка әбисе алып килгән. Аннары сеңел-энеләре дә кушылган.  «Туым жондызы» республика фестивалендә яшь җырчы “Иң яхшы солистка” исеменә лаек була.

«Туым жондызы» республика фестиваленнән Түбән Кама коллективы 5 диплом белән кайта. Жюри әгъзалары ансамбль җитәкчесе эшен дә югары бәялиләр. Гран-при шулай ук –  безнекеләр исәбендә. Гаҗәп тә түгел. Киемнәре гади сәхнә костюмнары түгел, әбиләреннән калган чын хәзинә. Керәшен мәдәнияте, фольклоры белән кызыксынучы яшьләрне «Җиз кыңгырау» ансамбленә чакырып калалар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев