Түбән Кама ир-атларын сәламәтлекләрен тикшерергә чакыралар
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама хастаханәләрендә «Ир-атлар сәламәтлеге» атнасы игълан ителде. Ир-ат пациентларны репродуктив сәламәтлекләрен тикшерергә чакыралар, моның өчен кирәкле консультацияләр һәм тикшерүләр оештырылачак.
Уролог беренче этапта пациент белән әңгәмә кора, аның зарларын тыңлый һәм диагноз куюга ярдәм итәрлек мәгълүматлар җыя. Репродуктив диспансеризацияне 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атлар уза ала.
«Хирург һәм уролог консультациясеннән соң, икенче этапта спермограмма, микрофлорага анализ, ягъни инфекцияләргә ПЦР-тикшерү тапшырырга мөмкин. Әлбәттә, ниндидер тайпылышлар ачыкланса, уролог белән кабат консультация алырга мөмкин», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Сергей Мерясев.
«Репродуктив сәламәтлекләрен хатын-кызлар да ел дәвамында теләсә кайсы эш көнендә тикшерә ала. Авыруны иртәрәк ачыклау профилактикалауны җиңеләйтә. Диспансеризация кысаларында ачыкланган куркыныч факторларны тормыштан алып ташлап, актив яшәүне дәвам итәргә мөмкин», — дип ассызыклады Сергей Мерясев.
Диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында уза. Бу профилактик чараларның максаты – үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәпләре булган авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау. Быел Түбән Кама районында 110 мең кешене диспансеризация уздырырга планлаштырыла. Шуларның 37 меңенеке – репродуктив сәламәтлеген тикшерү.
Профилактик тикшерүләрне ике поликлиникада, шулай ук Актүбә урамы, 11нче йорт адресы буенча урнашкан консультатив-диагностика поликлиникасында – иртәнге 7дән көндезге 3кә кадәр узарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев