19 декабрь 2022 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 19.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 19 декабре чыгарылышы.
-
36 мәктәптә Борынгы гасыр биюләренә багышланган кичә оештырыла.
Берничә сәгатькә - Пушкин чорына. 36 мәктәптә Борынгы гасыр биюләренә багышланган бал оештырыла. Кызлар- матур күлмәкләр, егетләр – фрак-костюмнар киеп вальс ритмына әйләнә. Карнавалда укучылар белән укытучылар катнаша.
-
Коммуналь хезмәткәрләр көчәйтелгән режимда эшли
Җәяүлеләр юллары тиешле дәрәҗәдә чистартылмаган. Тротуарлар торышын Рамил Муллин “канәгатьләнерлек түгел”, дип бәяләде. Бозлы яңгырдан соң, алар шугалакка әверелә. “Көйсез” һава шартлары белән бәйле рәвештә, травматология бүлегенә мөрәҗәгать саны артканмы? Безнең төшерү төркеме белеште.
-
Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ аркасында QR-кодлар системасын кертергә җыенмый
Бу хакта Роспотребнадзорның телеграм-каналында хәбәр ителә.
-
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава торышы начарлану турында кисәтә
Көчле томан фаразлана.
-
Түбән Камада чаңгы һәм тимераякны прокатка алу пункты ачыла
Барлыгы өч пункт булачак.
-
Түбән Камада бер атна эчендә 150дән артык машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган
Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Түбән Камада 26 декабрьдә район башлыгының Чыршы бәйрәме узачак
Ул Халык иҗаты йортында оештырыла.
-
Түбән Каманың яшь хоккейчылары «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты
Алар уенчыклар, татлы бүләкләр алып килгән.
-
Бу атнада Түбән Камада өч чыршы шәһәрчеге ачыла
Беренчесе шушы җомгада булачак.
-
Түбән Камада бокс буенча Беренчелек үтте
Бу хакта «Спарта» бокс клубы вәкилләре хәбәр итә.
-
Түбән Кама укучыларының кышкы каникуллары 28 декабрьдән башланачак
Кышкы яллар 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Түбән Кама районында ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкыр арткан
Шуларның 1 565е балаларга туры килә.