Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама укучыларының кышкы каникуллары 28 декабрьдән башланачак

Кышкы яллар 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Кама укучыларының кышкы каникуллары 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта дүшәмбе көнне планеркада Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итте.

Ял башланыр алдыннан укучылар өчен куркынычсызлык буенча инструктажлар уздырылачак, дип билгеләп үтте Гарифуллин. Укытучыларга килгәндә, алар 28-31 декабрьдә һәм 3-6 гыйнварда эшләячәкләр. 

«Балалар өчен урамда, җәмәгать киңлекләрендә чаралар, әлбәттә инде, түгәрәкләр, шулай ук БДИ һәм ТДИга әзерлек оештырылачак», — дип нәтиҗә ясады Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев