Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Каманың яшь хоккейчылары «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты

Алар уенчыклар, татлы бүләкләр алып килгән.

3нче мәктәпнең 5с спорт классы укучылары мохтаҗларга бүләкләр китерде. Бу малайлар «Нефтехимик 2011» клубы хоккейчылары, барлыгы 23 кеше. Малайларны Кыш бабай сәламләде, игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләрен чыршы астында калдырганнан соң, яшь спортчылар телекомпания белән танышты.

НТР компаниясенең «Кыш бабай бул!» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Ярдәмгә мохтаҗлар бик күп. Һәм аларга без бары тик берләшеп кенә ярдәм итә алабыз. Уенчыклар, канцелярия товарлары, яшүсмерләргә бүләкләр китерә аласыз, боларның барысын да декабрьнең соңгы көннәрендә мохтаҗларга таратырбыз. Безнең адрес: Түбән Кама, Химиклар пр., 64А.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев