Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

36 мәктәптә Борынгы гасыр биюләренә багышланган кичә оештырыла.

Берничә сәгатькә - Пушкин чорына. 36 мәктәптә Борынгы гасыр биюләренә багышланган бал оештырыла. Кызлар- матур күлмәкләр, егетләр – фрак-костюмнар киеп вальс ритмына әйләнә. Карнавалда укучылар белән укытучылар катнаша.

Күпереп торган затлы күлмәкле кызлар, кара фрак кигән егетләрләрнең  вальс әйләнүләре тамашачыны берничә гасыр артка чигенеп, ул чор мохите белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Дөрес, моңа ирешү өчен катнашучыларга берничә ай репетицияләр ясарга туры килә.  Тырышлык заяга узмый.

Борынгы гасыр биюләренә багышланган бал 36 нчы мәктәптә оештырыла. Укытучылар белән укучылар карнавал үткәрергә булалар. Пушкин балыннан соң, әдәби әсәрләрне уку күпкә кызыграк, ди оештыручылар.

Борынгы гасыр биюләрен үзләштерергә теләүчеләрне “Ялкын” яшүсмерләр клубында көтеп калалар. Өлкәннәр өчен дәресләр исә Альфа» клубында үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев