Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада чаңгы һәм тимераякны прокатка алу пункты ачыла

Барлыгы өч пункт булачак.

20 декабрьдән Түбән Камада чаңгы прокаты пунктлары ачыла: «Батыр» спорт комплексында (9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр), «Алмаш» укыту-тренировка базасында (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр) һәм «Гаилә» паркында (10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр).

Тимераякта шуарга яратучылар өчен «Шинник» спорт комплексы, «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы, «Нефтехимиклар» паркы, "Гаилә«паркы мәйданчыкларында тимераякта шуу пункты ачылды.

Түбән Камада 36 җиһазландырылган шугалак эшләячәк: шуларның 25е — шәһәрдә, 11е — районда.

Моннан тыш, 6 һәм 7 гыйнварда түбәнкамалыларны «Чаңгыда очрашырбыз» һәм «Шугалакта очрашырбыз» дигән массакүләм спорт акцияләрендә катнашырга чакыралар, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Түбән Камада чыршы шәһәрчекләре ачыла башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев