Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Коммуналь хезмәткәрләр көчәйтелгән режимда эшли

Җәяүлеләр юллары тиешле дәрәҗәдә чистартылмаган. Тротуарлар торышын Рамил Муллин “канәгатьләнерлек түгел”, дип бәяләде. Бозлы яңгырдан соң, алар шугалакка әверелә. “Көйсез” һава шартлары белән бәйле рәвештә, травматология бүлегенә мөрәҗәгать саны артканмы? Безнең төшерү төркеме белеште.

Аяк асты –  шугалак. Шуңа да Суфиян Минһаҗев әкрен генә вак адымнар белән атлый. Тайгак урыннарны әйләнеп узарга тырыша. Саклык беркемгә дә комачау итмәс, ди өлкән яшьтәге түбәнкамалы.

Хәер, коммуналь хезмәткәрләр, ишегалды җыештыручылар да кул кушырып утырмый. Берәүләр тротуарларга – ком сибә, икенчеләре – боз вата.

Имгәнү генә түгел, аяк-кулыңны да сындырырга мөмкин. Егылулар өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч. Рамил Муллин Эшлекле дүшәмбе иртәсендә коммуналь хезмәткәрләр эшенә җитди кисәтү ясады. Тротуарлар торышын “канәгатьләнерлек түгел”, дип бәяләде. Әлеге эшкә җирле үзидарә хезмәткәрләрен, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.

Шәһәр башлыгы ассызыклап үткәнчә, җәяүлеләр юллары шушы көннәрдә тәртипкә китерелергә һәм бозлавыктан арындырылырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев