Түбән Кама районында ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкыр арткан
Шуларның 1 565е балаларга туры килә.
16 декабрьгә Түбән Кама районы буенча 4 118 ОРВИ очрагы теркәлгән, шуларның 1 565е балаларга туры килә.
Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев хәбәр итте.
2021 елның шул ук чорында кискен сулыш инфекцияләре белән 2 400 очрак теркәлде (1 803е — балалар).
Шул рәвешле, Түбән Кама муниципаль районында ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан, дип нәтиҗә ясады Мерясев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев