10 февраль 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 10.02.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 10 феврале чыгарылышы.
-
ЮХИДИдә Түбән Камада атнаның иң аварияле көнен атадылар
Хәрәкәт иткәндә дистанцияне саклау, юл чатларын һәм җәяүлеләр кичүләрен игътибар белән узу мөһим.
-
Түбән Камада язгы ярминкәләр дүрт мәйданчыкта үтәчәк
Татарстанда язгы ярминкәләр 18 марттан башланачак.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә 89 кеше коронавирус йоктырган
Бу алдагы көн белән чагыштырганда алты кешегә күбрәк.
-
Түбән Камада парфюмериянең һәм косметиканың сыйфаты буенча кайнар линия эшли
Шалтыратулар 41-55-05 телефоны буенча кабул ителә.
-
Түбәнкамалыларны Муса Җәлилнең туган көненә багышланган акциядә катнашырга чакыралар
Акция 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
11 февральдә Түбән Кама районында креатив чаналар фестивале узачак
Фестиваль 12 сәгатьтә башланачак.
-
Җырчы табиб йөрәге
Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасының атказанган табибы, Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән очрашу узды. Ул гомере буе хатын-кызлар табибы булып эшли. Ак халатлы фәрештә булуы белән беррәттән Марс Хәмәтюныс улы күңелендә әдәбиятка мәхәббәт йөртә. Йөзләгән шигырь иҗат итә.
-
Газны вакытында тикшертү мөһим
Горгаз хезмәткәрләре, чираттагы тапкыр шуның турында искәртә. Атна башыннан Россия буенча ике зур газ шартау очрагы теркәлә. Шуңа да белгечләр шәһәрдәшләр белән профилактика чаралары уздыралар. Зәңгәр ягулыкка карата җаваплы булырга өндиләр. Бүген Горгаз вәкилләре Корабельная урамындагы 60 нчы йортта булдылар.
-
«Нефтехимик» «Адмирал»ны 2:1 исәбе белән җиңде
Көндәшләр капкасына җиңү шайбасын Семен Кизимов кертте.
-
Мәктәп программасына сызым дәресләре кире кайтарылырга мөмкин
Сызым дәресләре рәсми рәвештә 2019 елда мәҗбүри мәктәп программасыннан чыгарылган иде.