«Нефтехимик» «Адмирал»ны 2:1 исәбе белән җиңде
Көндәшләр капкасына җиңү шайбасын Семен Кизимов кертте.
Пәнҗешәмбе көнне Түбән Камада «Нефтехимик» белән «Адмирал» арасында хоккей уены узды.
Боз хуҗалары уенны үз файдасына 2:1 исәбе белән тәмамлый алды. Көндәшләр капкасына җиңү шайбасын Семен Кизимов кертте.
Түбәнкамалылар катнашында киләсе уен 13 февральдә узачак. Анда хоккейчылар «Витязь» командасы белән ярышачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев