Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәп программасына сызым дәресләре кире кайтарылырга мөмкин

Сызым дәресләре рәсми рәвештә 2019 елда мәҗбүри мәктәп программасыннан чыгарылган иде.

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Латратова министр Сергей Кравцовка мәктәп программасына сызым (черчение) дәресләрен кире кайтару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә.

Инициатива авторы фикеренчә, бу фән булмау сәбәпле, укучыларда киңлек һәм иҗади фикерләү формалашмый, аларның алга таба белем алу өчен нигез салынмый.

Югары уку йортларында инженер белгечлекләрендә студентларга сызымны иң баштан мөстәкыйль өйрәнергә туры килә. Шул авырлык аркасында студентлар башка белгечлекләргә күчә.

Исегезгә төшерәбез, сызым дәресләре рәсми рәвештә 2019 елда мәҗбүри мәктәп программасыннан чыгарылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев