Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада язгы ярминкәләр дүрт мәйданчыкта үтәчәк

Татарстанда язгы ярминкәләр 18 марттан башланачак.

Татарстанда 18 марттан 22 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча язгы ярминкәләр эшли башлый. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Сүз уңаеннан, узган ел да ярминкәләр 19 марттан 23 апрельгә кадәр үткәрелгән булган. 

Ә Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә дүрт мәйданчыкта эшләр дип көтелә. Алар: «Комета» базары, Көньяк урамында урнашкан «Магнит» сәүдә үзәге территориясе, «Бызов» базары һәм Актүбә урамында урнашкан «ЭкоАгроПарк».

2022 елда 40 тан артык ярминкә үткәрелгән, аларда 30 миллион сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев