Түбәнкамалыларны Муса Җәлилнең туган көненә багышланган акциядә катнашырга чакыралар
Акция 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Камада яшәүчеләр бөек татар шагыйре-герой Муса Җәлилнең туган көненә багышланган акциягә кушыла ала.
Моның өчен шагыйрьнең шигырьләрен теләсә кайсы телдә видеога яздырып, «ВКонтакте» да #ЧитаемДжалиля2023 яки #ҖәлилнеУкыйбыз2023 хэштегы белән үз битенә куярга кирәк.
Акция 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы эшләр Түбән Кама китапханәләренең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә басылып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев