11 сентябрь 2018 яңалыклары
-
11 сентябрь 2018 - 10:39Сайлаучылар актив тавыш бирдеКичә җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин 9 сентябрьдә узган муниципаль район буенча авыл җирлеге Советлары депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
-
11 сентябрь 2018 - 10:24Яңа билгеләнүләрТүбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә кадрларда булган үзгәрешләр турында хәбәр ителде.
-
11 сентябрь 2018 - 10:23Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» бәйгесе старт алдыКонкурста катнашучылар законнарны, шулай ук рус, татар телләрен һәм бер чит телне белү буенча тестлаштыру узачак.
-
11 сентябрь 2018 - 10:21«Мунча таш»лары кызыл келәмнән узганКазанда мөселман киносының XIV халыкара фестивале узган. Аңа катнашу өчен 56 илдән 967 фильм җибәрелгән. Әмма конкурс программасына 65е генә кергән. Шулар арасында «Яу» фильмы да бар. Анда Түбән Кама «Мунча ташы» театр студиясенең биш артисты уйнаган.
-
11 сентябрь 2018 - 10:14Бергәләп башкарыйкШимбә, 15 сентябрьдә бөтен дөньякүләм «Эшләрбез! 2018» акциясе узачак. Волонтерлар үзәге түбәнкамалыларны шәһәребезне тәртипкә салуда ярдәм итәргә чакыра.
-
11 сентябрь 2018 - 10:12Курыкмагыз – тикшерәләр генә14 сентябрьгә кадәр шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр турында халыкны кисәтү системаларын тикшерәчәкләр.
-
11 сентябрь 2018 - 10:07Түләтергә вәгъдә бирделәрТүбән Камада «Хокукый ярдәм көне» узды. Алиментлар алмаучы 30га якын кеше суд приставлары хезмәте, прокуратура, полиция, опека бүлеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре белән очрашты.
-
11 сентябрь 2018 - 10:04Үзләре тырышканнарТүбән Кама үзәк хастаханәсе янында урнаштырылган Г.Тукай һәйкәле яңартылган. Шагыйрьнең татар рәссамы, сынчы Бакый Урманче ясаган сыны яңадан куелган.
-
11 сентябрь 2018 - 09:58Үзең алдың, үзең бир!Тормыш шулай корылган: кызык яки кызганыч хәлләргә гел юлыгып кына торасың. Шуларның берсе турында сөйлим әле.
-
11 сентябрь 2018 - 09:50Безнекеләр сынатмады21-29 августта башкалабыз Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары үтте. Анда Түбән Камадан барган яшь шахматчылар да уңышлы чыгыш ясады. Төп ярышлар классик шахмат буенча үткәрелде һәм алар Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булып торды.
-
11 сентябрь 2018 - 09:44Эзләгәннәрен дә белмәгәнУзган атнада югалган 34 яшьлек Булат Нигъмәтуллин табылган. Өч көн буе түбәнкамалыны дистәләрчә кеше эзләгән. Ярдәмгә хәтта эт белән кинологны чакырганнар, квадракоптер кулланылган.
-
11 сентябрь 2018 - 08:33Хәзердән кайгырта башлау мәслихәтТүбән Камада грипп авыруыннан прививка ясату башланды. Вакцина хастаханәләргә китерелгән инде. Башта, гадәттәгечә, прививканы балаларга, медицина учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары хезмәткәрләренә, җитди авырулары булган һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясаячаклар.