Туган як

«Мунча таш»лары кызыл келәмнән узган

Казанда мөселман киносының XIV халыкара фестивале узган. Аңа катнашу өчен 56 илдән 967 фильм җибәрелгән. Әмма конкурс программасына 65е генә кергән. Шулар арасында «Яу» фильмы да бар. Анда Түбән Кама «Мунча ташы» театр студиясенең биш артисты уйнаган.

Сценарий язучы һәм продюссер – Альберт Шакиров, фильмны Айдар Габдрахманов төшергән. Сценарий буенча, вакыйгалар XVI гасырда Казан һәм Әстерхан ханлыкларының бер-берсенә көрәше турында бара. Әмма бу тарихи кино түгел, ә комедия. 
– Барлык 30 күренеш бер-бер артлы төшереп барылды, тәүлек буе диярлек эшләдек, – ди Альберт Шакиров. Фильмда хәзерге заман җәмгыятенең тискәре яклары күрсәтелә. «Яу» картинасы «Милли конкурс» номинациясенә дәгъва кылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: