Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Хәзердән кайгырта башлау мәслихәт

Түбән Камада грипп авыруыннан прививка ясату башланды. Вакцина хастаханәләргә китерелгән инде. Башта, гадәттәгечә, прививканы балаларга, медицина учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары хезмәткәрләренә, җитди авырулары булган һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясаячаклар.

Шәһәр һәм районга әлегә 6 мең доза вакцина китертелгән. Моңа акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. «Быел прививканы Түбән Кама халкының 45 процентына ясарга ниятлибез. Бу исә 120 мең кеше дигән сүз. Шуларның 48 меңе – балалар», – ди Роспотребнадзор идарәсе начальнигы Рөстәм Изиятуллин. Сүз уңаеннан, узган ел прививканы 109 мең кеше ясаткан. Ул вакытта югары сулыш юлларының кискен йогышлы авыруларын 34 мең кеше «эләктергән», 9 грипп очрагы теркәлгән. Болары – чарасын алдан күрмәгәннәр. Әмма табиблар әйтүенчә, бу – яхшы күрсәткеч. 
Гадәттә, авыручылар саны ноябрь аенда арта. «Прививканы ел саен ясатырга кирәк. Вакцина организмны 6-12 ай дәвамында саклый», – дип аңлата үзәк хастаханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарева. Йөкле ханымнарга куркырга кирәк түгел. Вакцина аларга зыян итмәячәк. Ә менә шушы арада авырып алгансыз икән, прививка ясату өчен бераз көтәргә кирәк булачак. 
Шул ук вакытта, табиблар мәктәпләргә дә йөреп, ата-аналар арасында аңлату эше алып бара. 14 нче лицейда үзәк дәваханәнең эпидемиология бүлеге мөдире Вера Нурмөхәммәдова чыгыш ясады. Ул барысына да яңа уку елында уңышлар теләде. Әмма ел уңышлы булсын өчен, сәламәт булырга һәм үзеңне төрле авырулардан сакларга кирәк. Көзге авыруларның иң куркынычы – грипп, әлбәттә. Анда булган респиратор вирусның 1500 төре билгеле. Авыру бик кискен тән температурасы күтәрелүдән башлана. Кеше туңа, тәне, башы авырта, ютәлли башлый. Авыру җиңел узган очракта бу билгеләр 3-5 көн дәвам итә, әмма, дәвалангач та, кеше хәлсезлек тоя. Грипп авыр узганда, үпкәләр зарарлануына – пневмониягә китерә, нәтиҗәдә үпкә, ми шешенү, хәтта үлем белән тәмамлана. 
1977 елдан башлап кешеләргә нигездә гриппның А төре тәэсир итә (дуңгыз, кош гриппы). 2017 елда авыруның В төре дә килеп чыккан. Россиялеләр өчен эшләнгәннәрендә дуңгыз һәм кош гриппы, В төре авыруының вируслары бар. Алар организмның башка авыруларга каршы торучанлыгын да тәэмин итә. Россиядә өлкәннәр өчен – «Ваксигрипп», «Инфлювак», «Флюорикс», «Совигрипп», «Гриппол», балалар һәм йөкле хатыннар өчен «Гриппол+» вакциналары кулланыла. 
Дөрес, ул килешмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, андагы матдәләргә аллергия. Шулай ук авыручы балаларга прививка ясамыйлар, аның савыгуын көтәләр. Операция ясаткан кешеләргә дә вакцина 2-4 атнадан соң кертелә. Прививка ясаткач та, укол урыны авыртырга, кызарырга, тән температурасы 37 градуска кадәр күтәрелергә, баш, тамак авыртырга һ.б. мөмкин.   
Прививка ясату-ясатмауны һәркем үзе хәл итә, әмма  якыннарыгыз турында онытмагыз: алты айга кадәрге балаларга, 14 атнага кадәр йөкле хатыннарга һәм хроник авырулары булганнарга вакцина ясалмый. Авыруны йоктырган очракта, хәл бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Аннары гриппны дәвалау өчен дарулар да кыйммәт: курс 700-5000 сум тора, авыру кискенләшсә, тагын да кыйммәтрәккә төшә. Шуңа күрә үз сәламәтлегегез турында хәзердән үк кайгырта башлагыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев