Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сайлаучылар актив тавыш бирде

Кичә җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин 9 сентябрьдә узган муниципаль район буенча авыл җирлеге Советлары депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Тавыш бирү биш авыл җирлегендә һәм Кама Аланы бистәсендә узды. «Өстәмә сайлаулар гына булуга карамастан, шәһәр һәм районның бөтен территориясен дә колачламаса да, сайлауга әзерлек эшләре һәм аны үткәрү дә – барысы да гадәттәгечә югары оешканлык белән узды», – дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры.
Тулаем алганда, район буенча 81,39 процент сайлаучы тавыш биргән, шул исәптән Кама Аланында – 77,93 процент. Җиде округта да сайлаулар тиешенчә узды, район халкы җирле депутатлар корпусларында һәм Түбән Кама муниципаль районы Советында үзләренең мәнфәгатьләрен яклаячак түбәндәге депутатларны сайладылар.
Прости авыл җирлегеннән Сергей Юрьевич Ступеньков (95,83 процент тавыш җыйган), Ширәмәт авыл җирлегеннән Радик Йосыф улы Фәхертдинов (69,44 процент), Түбән Уратма авыл җирлегеннән Рузилә Рөстәм кызы Хәйруллина (96,47 процент), Макаров авыл җирлегеннән Артур Ринат улы Нуртынов (97,26 процент), Кармалы авыл җирлегеннән Татьяна Ивановна Харитонова (52,63 процент), Кама Аланы бистәсе, 1нче округтан Надежда Петровна Мичурина (90,83 процент), 6 нчы округтан Рөстәм Марат улы Габделбәров (79,97 процент тавыш җыйган) депутат итеп сайландылар.
Айдар Метшин сайлау кампаниясенә әзерләү һәм аны оештыру эшләре белән шөгыльләнүчеләргә, барыннан да элек, Фәрид Гыйльманов рәислегендә район территориаль сайлау комиссиясенә рәхмәт белдерде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев