Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнекеләр сынатмады

21-29 августта башкалабыз Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары үтте. Анда Түбән Камадан барган яшь шахматчылар да уңышлы чыгыш ясады. Төп ярышлар классик шахмат буенча үткәрелде һәм алар Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булып торды.

Турнирлар 11, 13, 15, 17, 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында, Швейцария системасы буенча 9 турда үткәрелде. 5 нче турдан башлап, безнекеләр 15 яшькә кадәргеләр арасында Самат Гәләвиев (2 нче гимназия) һәм 17 яшькә кадәргеләр арасында Әмир Закиров  (14 нче лицей) соңгы турга кадәр алдынгы урында бардылар. Бары тик соңгы турда гына аларны төп көндәшләре куып җитә алды. Самат һәм аны куып җиткән Лениногорск шахматчысы Матвей Николаев 9 мөмкинлектән 7 шәр очко тупладылар. Үзара очрашуда җиңгән Самат, көндәшен артка калдырып, беренче тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулады. 17 яшькә кадәргеләр арасында да югарыдагыга охшашлы хәл булды. Соңгы турда безнең Әмир Закиров уенын уртак нәтиҗә белән тәмамлады. Ә төп көндәше – укучылар арасында дөнья чемпионы Руслан Мортазин (Казан) – соңгы турда җиңү яулап, очколар буенча Әмирне куып җитте һәм өстәмә күрсәткеч буенча узып китеп, җиңүче исемен яулады. Әмир Закиров – икенче урында. Алар икесе дә 9 мөмкинлектән 7,5 очко тупладылар.
Самат белән Әмир үзләренең нәтиҗәләре буенча 1-10 ноябрь көннәрендә Самара шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачаклар. Башка шахматчыларыбызның да күрсәткечләре югары: Карина Мөхәммәтова (11 яшь) Андрей Горин (13 яшь) Ирина Коровина (19 яшь) – 4 нче, Әмир Хәертдинов (13 яшь), Камилла Юссинниеми ( 13 яшь) – 5 нче урыннарда.
29 нчы августта «тиз уйнау» буенча ярышларда Ирина Коровина, Андрей Горин – 2 нче, ә Камилла Юссинниеми, Самат Гәләвиев, Кәрим Мөхәммәтов (13 яшь) – 3 нче призлы урыннарда.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ.
Фотода (сулдан уңга): Алексей Яковлев (тренер), Әмир Закиров, Камил Шәйхетдинов (югары категорияле тренер), Самат Гәләвиев, Алик Елистратов (тренер).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев