Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Кабул итү

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
13 сентябрьдә 15.00-17.00 сәгатьтә – Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова сораулары булган түбәнкамалыларны кабул итәчәк.
Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Язылу өчен телефоннан 36-05-62 номеры белән шалтыратырга кирәк.

Үзгәрешләр кертелә

Бакчаларга йөрүче автобуслар хәрәкәтендә үзгәрешләр булачак.
«Актүбә» станциясеннән беренче рейс иртәнге 7 сәгатьтә кузгала. Соңгы рейс 17.00 сәгатьтә була. 109 нчы маршрут «22 нче микрорайон» тукталышыннан кузгалып китә. Төшке ял вакыты – 11.15-13.30. Барлык маршрутлар өчен чәршәмбе ял көне булачак.

Ярминкәләргә рәхим итегез

15 сентябрьдән Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.
Узган елдагыча, сату өч урында: Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында, «Комета» һәм «Бызов» базарларында оештырыла. 

Сабыйлар саны арткан

ЗАГС белгечләре хәбәр итүенчә, ел башыннан 1070 малай, 1066 кыз бала дөньяга килгән, алар арасында 23 пар игезәк бар. 
Узган ел белән чагыштырганда, быел 36 сабый күбрәк туган. Балаларга кушылган иң популяр исемнәр арасында – Тимур, Ясминә, Арнина, Артем, София, Әмир, Кира, Матвей һәм Әминә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев