Туган як

Үзең алдың, үзең бир!

Тормыш шулай корылган: кызык яки кызганыч хәлләргә гел юлыгып кына торасың. Шуларның берсе турында сөйлим әле.

Китап укырга яратам. Китапханәдән дә алам, таныш-белешләрдән дә. Бу хәл нәкъ менә шуның аркасында килеп чыкты да инде. Бервакыт танышымнан китап алып тордым. Укып чыккач, өенә илтеп тормыйча гына, шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында оештырылган чарада очрашкач, тапшырырга сүз куештык...
Мин залга килеп кергәндә инде хәйран гына кеше җыелып, урыным арткы рәтләрнең берсенә туры килде. Үзем беренче рәткә тезелешеп утырганнар арасыннан танышымны эзлим. Сезгә – ялган, миңа – чын: арттан караганда, барысы да бертөсле күренә, сафка тезелгән солдатлар, диярсең. Башларында – чигүле түбәтәй, өсләрендә – костюм-чалбар. «Әһә, әнә теге буларга тиеш», –  дидем дә, каршымда утырган тамашачылар аша: «Әнә теге түбәтәйле абыйга бирегез әле», –  дип рәтләр аша җибәрдем китапны. Ә үзем, вакытым тыгыз булу сәбәпле, чара тәмамланганны көтеп тормыйча, тыныч күңел белән чыгып киттем. 
Атна-ун көн вакыт үттеме икән, танышым китап сорап шалтырата. Ике күзем дүрт булды. Тапшырдым бит! Бактың исә, китабым адресатына түгел, башка кеше кулына барып эләккән икән. Юллап алып, иясенә үз кулларым белән тапшырганчы, байтак вакыт үтте. Гафу үтендем, әлбәттә. Ул да кичерде. Ләкин кылган хатам өчен күңелдә юшкын калды. 
Сезгә шуны әйтәсем килә җәмәгать: алган әйберегезне хуҗасына үз кулыгыз белән тапшырыгыз. Минем кебек кыен хәлдә калмагыз, диюем.
Васил КАМАЛОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: