25 май 2018 яңалыклары
-
25 май 2018 - 14:15«Китаплар сер сөйли тирәмдә…»Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
-
25 май 2018 - 14:00Бердәнбер киленемЯратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
-
25 май 2018 - 13:59«Җәем үтеп, көзгә кереп барам...»«Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
-
25 май 2018 - 13:31Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазьБарча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.
-
25 май 2018 - 13:15Тирән эчтәлекле чара булды«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.
-
25 май 2018 - 13:11Изге көннәрдән файдаланыгызПәйгамбәребез с.г.в. безгә изгелекләр кылуны озакка калдырырга кушмады, изгелекләр эшләүдә ашыгырга кушты. Мөэминнең тормышы санаулы, шуңа күрә көннәре һәм төннәре хәзинә кебек булырга тиеш. Һәрбер мизгеленнән үзенә ахирәттә файда китерә торган эш эшләргә тиеш.
-
25 май 2018 - 13:05Ураза тотучыга – ике шатлыкАллаһ илчесе с.г.в. безгә Рамазан аенда ураза тотучыларны шатландыра торган хәдисләрне әйтеп калдырган: «Ураза тотучы кешегә ике шатлык. Беренчесе – авыз ачканда, икенчесе – Раббысы белән күрешкәндә».
-
25 май 2018 - 12:35МИЛЛИ ХӘЯТ15 нче мәктәптә чираттагы «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
-
25 май 2018 - 11:48Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәрТүбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.
-
25 май 2018 - 11:39«Туган як»ка язылырга онытмагыз!Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка яздыру кампаниясе дәвам итә.
-
25 май 2018 - 11:37Кабул итү29 майда 16 сәгатьтә «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова сораулары булган түбәнкамалыларны кабул итә.
-
25 май 2018 - 11:33Пассажирларны саныйларТүбән Кама шәһәрендәге пассажирлар транспорты хәрәкәтен тирәнтен өйрәнү, аларда пассажирлар агымын, тукталышларга килү-кузгалып китү вакытына күзәтчелек итү максатыннан, махсус эш төркеме булдырылды.
-
25 май 2018 - 11:29Әдәби фестиваль үткәреләБөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, иртәгә – 26 майда Түбән Камада әдәби фестиваль була.