Туган як

«Китаплар сер сөйли тирәмдә…»

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.

– Гүзәлия ханым, Сез дүрт дистәгә якын хезмәт юлын галиҗанәп Китапка хезмәт итеп үткәргәнсез. Димәк, бу һөнәргә очраклы килмәгәнсез. 
– Китапны хөрмәт итмәгән зат бу һөнәрне сайлый алмый. Я ул аны бик тиз  башкага алыштыра. Балачактан йотлыгып укыдым. Мәктәп елларыннан ук язучыларга зур хөрмәт белән карый идек. Сүз көченә ышанудан бу. Типография исе чыгып бетмәгән яңа китапны кулга алуга, әле дә тылсымлы көчен тоям кебек. Китапларның өр-яңа килеш тезелеп торуы гына куандырмый хәзер, күңелгә кулдан-кулга йөреп таушалганнары якынрак. Ә мөдир буларак, мин китаплар фондының укучы ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек киң эчтәлекле булуын кайгыртырга тиеш. Китапларның саны 22 399 данәгә җитте. 
– Әлбәттә, китапханәче аның барысын да укып чыга алмый. Кирәклесен тиз эзләп табарга ни ярдәм итә? 
– Киштәләргә бер система буенча тезеп куелган булуы. Әлеге классификация – библиография белгечләре ачышы. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәтнең авторын белсәң, алфавит буенча табасың, тематика ягыннан эзләүдә системалы каталог ярдәм итә. 
Библиография тармагында татар галимнәре өлеше дә бар. Академик Әбрар Кәримуллин татар китабы белеменә нигез салган гыйльми эзләнүләрен Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә алып бара. Ул анда унбер ел китапханәче булып эшли. Кызыклы факт: Казан җәмәгать китапханәсенең (1941 елдан республика китапханәсе)  беренче хезмәткәрләре ир затлардан булган. 1905 елда Һади Максуди мөселманнар өчен бүлек ача, ә 1923 елда Үзәк шәрык китапханәсендә эшли башлауга, язучы Мирхәйдәр Фәйзи әдәби-музыкаль кичәләр оештыруны киң җәелдерә.    
– Бүгенге китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Безнең милли китапханәдә алты хезмәткәр эшли, барыбыз да махсус белемле. Укучы сораган китапның электрон вариантын эзләп республика фондларына чыга алабыз. Интернетсыз булмый, шуңа да бүген яшь белгечләргә ихтыяҗ зур. Яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк. Әдәбият дөньясында иркен йөзү сине рухи байлыкка китерә. Аралашу сәләте шуннан килә. Начар кәефеңне өеңдә калдыр, юкса, төксе йөзеңне күргән укучы соравын биреп тә тормас. Иҗади кичәләр үткәргәндә, артистлык сыйфатлары куллан. Китапханәчегә оештыру осталыгы да бик кирәк. Бүген без аны яхшы менеджер булу дибез. Аз чыгымнар белән күп санда яхшы китаплар кайтарту өчен нык эзләнергә туры килә. 
– Милли китапханәдә нинди халык язучыларының әсәрләре бар?
– Китапларның 11 386 данәсе татар телендә язылган. Фондның яртысын рус классикасы һәм заман язучылары әсәрләре тәшкил итә. Рус һәм татар телләренә тәрҗемәдә чуваш, удмурт, мари, украин, казах, кыргыз халык әдәбияты, хәтта аз гына санда немец телендә чыккан китаплар да бар. 
– Иң элекке басма кайсы елга туры килә?
– Г.Тукайның бер гасыр элек чыккан китабы. 1914 елда  Казан «Маарифъ» нәшриятында гарәп имлясы белән язылган басмасын бер өлкән яшьтәге ханым алып килде. Укучыбызның бүләген, инвентарь номеры бирмичә, бик тә кадерле тарихи ядкарь итеп саклыйбыз.
– Китапка чаралар аша җәлеп итү күп көч сорый. Заманча  формалар уйлап табарга туры киләдер? 
– Әдәби кичәләрне китапханәдә генә түгел, башка залларда, уку йортларында да еш үткәрәбез, китап белән мәйданчыкларга да чыгабыз. Мәсәлән, үзебезнең һөнәри датага багышланган май ае «Китап укучы Түбән Кама» дигән китап фестивален алыйк. «Түбән Кама йөрәгем түрендә» дигән басмаларны, Шиһаб Мәрҗани турында һәм башка темаларга  күргәзмәләрне Тукай ял паркында куйгач, бар халык карый ала, кызыксынып, уку залына килүләре мөмкин. «Татарстан Республикасы милли китапханәсе» (2015) дигән энциклопедик басманы карыйк. Һәр җөмләсендә, һәр рәсемендә татар китабы тарихы буенча кызыклы мәгълүмат. Бик электән килә. Халкыбызның үзенчәлеге, милли йөзе бер сүзгә сыеп бетә: «Китаплылык...» Чөнки Идел Болгарстанында ук үз шагыйрьләребез, галимнәребез булган, кулъязма китаплар таралган. Казан ханлыгы чорында күчереп язучыларның (хаттатларның) аерым остаханәләре эшләп торган. Татарлар, дөньяның төрки халыклары арасында беренче буларак, 1722 елда ук китап басуга керешәләр, һәм революциягә кадәр якынча 15 мең исемдәге татарча китап дөнья күрә. 
– Таҗетдин Ялчыгол иҗаты белән кызыксынуыгыз дәвам итә. Аксакаллар шурасы, «Кама таңнары» белән берлектә авыллар тарихын өйрәнүне җәелдерергә торасыз. Кем өчен бу?
– Киләчәк буын өчен. Рухи мирасыбызны онытмасыннар дип бүгеннән үк кайгыртырга тиешбез. Авыллар сүлпән өйрәнелә, шул борчый. Аксакаллар шурасы катнашында әле генә беренче тапкыр шушы як  татар авыллары тарихы буенча «Сөйлә, тарих!» темасына түгәрәк өстәл үткәрдек. II Бөтендөнья татар төбәкчеләре җыены делегаты Мансур ага Ганиев шәҗәрәләр ясауга тукталды, архивларга чыгу авырлыгын билгеләп үтте. Китаплар чыгару буенча сораулар күп. Бу эшне җанландырып җибәрү юлларын алга таба да күтәрәчәкбез. Быел Таҗетдин Ялчыголның  250 еллыгына Зәй укуларына барырга телибез. Бер елны каберен зират кылдык. 
Республика Милли китапханәсендә мәгърифәтче галим  кулъязмалары бик кадерләп саклана. Ә бит ул 25 ел гомерен безнең Кызыл Чапчакта яшәгән, шул чорны авыл җирлегендә тирәнрәк өйрәнү кирәктер. Яшь тарихчылар, эзтабарлар кызыксынсын иде, дибез. 
– Мәрҗани елы чаралары бик актив башланып китте.     
– Күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин  Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан, безнең китапханәләр берләшмәсе, республикада иң беренчеләрдән булып, фәнни-гамәли конференция үткәрүгә алынды. Һәрвакыт яңалыкларга омтылучан яшь директор Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова җитәкчелегендә, белгечләребез бу теманы яктыртучы фәнни хезмәт авторлары, китапханәчеләр, укытучылар чыгышларын оештыра алдылар. Эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык.
– Яшьләр әдәби әсәрләр укыймы, әллә уку программасы буенча гына аламы?
– Программага кергәне өчен генә килсә дә, бу инде укытучыларның зур хезмәтен  күрсәтә. Гаиләдән дә күп нәрсә тора. Без бит кайбер әти-әниләр белән балалары үскәч тә элемтәне югалтмыйбыз. Мисал китерәм. Әлмәт матбугатында бер хирургның операция үткән татар әбиләре белән үз телебездә бик ачык сөйләшүен мактадылар. Шул әбиләр үзләре зур рәхмәтләрен җиткереп язганнар. Якташыбызны танып алдык, горурландык. Мәктәп елларында ук үзенә кызыклы темага китап эзләп киштәләрдә нык актарынуын әле дә хәтерлибез. Өстәп, берәр татар романы да ала иде. Өйләрендә бергәләп укырга. 5 меңнән артык укучы йөри безгә, димәк, китап көчен аңлыйлар. Күптән түгел Тукай китапханәсендә Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үтте һәм популяр язучының киләсен ишетеп, студент яшьләр алдан ук бар китапларын алып бетерделәр. Сораулары әзерлекле булды. Педагогика көллиятеннән Люция Рәхимҗан кызы Галәветдинова, Фәйрүзә Әхсән кызы Галимова һәм медицина көллиятеннән Илһамия Зәки кызы Зәйнуллина белән без тыгыз элемтәдә, әдәби һәм милли чараларга җәлеп итеп торабыз. Бергә җыела торган «Ак калфак» оешмасында килештек: кызыклы аралашу аша яшьләр туган телебезнең, гореф-гадәтләребезнең кыйммәтен тойсыннар.
– Сез бит әле «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы эшендә дә катнашасыз.
 – Алты ел рәттән Саратов хәрби гарнизоннарында хезмәт итүче якташ солдатларга камыр ризыкларыннан күчтәнәчләр илтәбез. Алар безне күрсәләр, чәк-чәк кенә түгел, татар китаплары да килүен сизәләр. Кайберсе үз телебездә әллә ни укый алмаса да, шул китапларга чат ябыша. Сагыну зур көчкә ия шул, балачакта ишетелгән бер гади җыр куплеты да күңелне күтәрә, дәрман өсти.
– «Җидегән чишмә» кичәләрен оештыруга да ярдәмегез керә. 
– Башлангыч чорыннан диярлек Халык иҗаты йорты фойесында тамашачы игътибарына тематик күргәзмә әзерләп куябыз. Шәхсән үзем соңгы елларда кичәләрне алып баруда да катнашам. Сценарийлар да язам. Татар конгрессы тарафыннан әдәби-музыкаль берләшмәнең 35 еллыгына «Җидегән чишмә» тарихы турында китап чыгарылу зур вакыйга булды. Бу затлы басманы укучыларыбызга  горурлык белән тәкъдим итәбез. 
–  Киләчәген китапханә, гомумән, басма чыганаклар, мәгълүмат белән бәйле һөнәр юлын сайлаучыларга нинди киңәшләр җиткерер идегез?
– Нинди һөнәр сайласа да, киләчәк буынга  мәгълүмат чыганаклары һәм сүз белән эш итәргә туры киләчәк. Чыгыш ясау, риторика күнекмәләре белән балачактан таныш булырга тиешләр, юкса, заман таләпләреннән артта калырга мөмкин. Классик әдәбиятны күбрәк укысыннар иде, дип киңәш итәм. «Татар кызы» кебек күп-төрле бәйгеләрдә жюрида утырырга туры килә. Кыяфәте сәхнә йолдызы диярсең, белемен, фикер киңлеген тикшерә башлауга, хәтта «Ак чәчәкләр» романы авторын  да атый алмавы ачыклана. Кайчак интернет язмалардагы  грамматик ялгышлардан чәчләр үрә тора. Бүгенге татар теле тирәсендәге вәзгыятьне күздә тотып, шуны әйтәсе килә: туган телебезгә ихтыяҗны яшьләр үзләре аңласыннар иде. Кешеләр китап укудан туктасалар, фикер йөртүдән дә туктарлар,  дигән бер фикер иясе. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның: «Китап укып, елый белгәннәрнең күңелендә булмый каралык», – дигән сүзләрен дә өстәр идем. Нинди генә яңа технологияләр уйлап тапсак та, галиҗанәп Китап алга таба да тормышыбыз көзгесе булып калсын, кулыбыздан төшмәсен.    
Әңгәмәне Әлфия ХАФИЗОВА язып алды.

Фәрит Имамов фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: