Туган як

«Җәем үтеп, көзгә кереп барам...»

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.

Хәлең ничек
Хәлең ничек, диеп сорасагыз,
Әйбәт әле, димен, бер килеш.
Тыныч кына шулай яшәп ятам,
Гүя салмак аккан бер инеш.
Сөенәмен, ләйсән яңгырлардан
Әгәр инешемдә  су артса.
Көенәмен, ялган гайбәтләрдән
Керфек очларымнан яшь тамса.
Сөенәмен, пар аккошлар кайтып,
Оя корса күлнең читенә.
Киек казлар көзен китеп бара,
Өзелә үзәк, шунысы читен лә.
Ак толыбын киеп кышлар килә,
Инеш өсте – бәллүр пыяла.
Каралыкны җирдә карлар яба,
Сөенә күңел, җаным куана.
Хәлең ничек, диеп сорасагыз,
Әйбәт әле, димен, бер килеш.
Җәем үтеп, көзгә кереп барам,
Гүя салмак аккан бер инеш.

Минем язмыш
Адашсын әле сагышлар,
Әй, димен, көзге урман.
Юаныч итеп җаныма,
Гөмбәләр тезеп куйган.
Аздан гына күңел була,
Аздан да әрни йөрәк.
Офыгымда кояш байый,
Ап-ак болытны бизәп.
Я елата, я көлдерә,
Күңелне китә ялгыш.
Бер кешегә үпкәләмим,
Үземә язган язмыш.

Авылыма
Балачакның һәр төене, җебе,
Һәр мизгеле  минем исемдә.
Мин – тимерче кызы, әтиемнең
Алачыгын күрәм төшемдә.
Хәтерлимен, Зәй буена төшеп,
Каз канаты җыеп йөргәнем.
Су буенда үскән әрәмәлек
Саклый микән безнең эзләрне?
Урманнарга барсак, суга сусап,
Эзли идек  «Бану чишмәсе»н.
Тау битендә үскән алмагачлар
Искә төшә – нигә төшмәсен?!
Басулардан үлән җыйган чакта,
Сайрый иде сабан тургае.
Үткәннәрнең якты хәтирәсе –
Балачакның сабантуйлары.
Авылыннан китте, онытты дип,
Уйламагыз беркем  турында.
Төшләремә кергән айлы төннең
Йолдызлары яна җырымда.

Бу дөньяда
Бу дөньяда мине берни тотмый,
Бар булганын биреп бетердем.
Сагыш чишмәсеннән сулар эчтем,
Кайгы диңгезендә су кердем.
Томан артындагы рәшә сыман,
Инде таптым, 
                      таптым дигәндә,
Бәхет җебем кинәт чуалды да,
Йомгак тәгәрәде идәнгә.
Шатлык, бәхетләргә 
                               төренмәмен,
Сары көзләр инде килгәндә.
Бу дөньяда мине берни тотмый,
Бәхет йомгагым да читләрдә.

Үтте гомер
Үтте  инде, үтте гомер,
Сөепме, сөенепме. 
Көлгә әйләнгән көннәргә
Үртәлеп, көенепме.
Үтте инде, үтте гомер,
Гүя гүзәл бер мизгел.
Ашкынып чапкан елларны
Туктата алмый тезген.
Үтте инде, үтте гомер,
Күңел сагыш, моң тоя.
Яшьлектә калган бакчаның
Гөлләре чәчкә коя.
Үтте инде, үтте гомер,
Ниләр көтәдер алда.
Ярый әле шигырьләр бар,
Шифа бирәләр җанга.
 Рәсимә НӘБИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: