Туган як

Тирән эчтәлекле чара булды

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.

Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә 35 ләп язучы каләм чарлый. Аларның иҗаты белән «Туган як» газетасында танышырга мөмкин, шәхси китаплары да нәшер ителеп килә. Шунысы сөенечле: төбәк язучыларының иҗаты белән рухланып, өметле яшьләр, мәктәп балалары да каләм тибрәтә. 
Май ае халык хәтерендә нык уелып калган Җиңү бәйрәме белән истә тора. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара... Түбән Кама шәһәре һәм районында гына да Герой исемен йөртүче 5 кеше туып-үскән. 
Залда җыелган укучылар герой-шәһәрләр, батырлык турындагы мәкальләргә багышланган викторинада катнаштылар.      
Сугыш вакытында кыенлыкларның ачысын-төчесен татыган газиз әби-бабаларыбыз хакында күп язалар. Шундыйларның берсе – язучы-педагог, 21 (!) китап авторы Галимҗан Вәлиев. Балачактан ук сәламәтлеге булмау сәбәпле, сугышка алмаганнар, дусларын, авылдашларын фронтка озатканда «Сезнең хатларыгызны саклап, истәлек итәрмен!» дип вәгъдә бирә. Һәм сүзендә тора: китаплары аша ул иптәшләренә үзенчәлекле һәйкәл куйды. Кызганычка каршы, Галимҗан ага Вәлиев бүген безнең арада юк инде. 
Патриотик тәрбия эшен «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе каләм әһелләре дәвам итәләр. Быел алар  иҗат иткән әсәрләрдән торган «Хәтер сагында» китабы дөнья күрде. 
Музыкаль тәнәфестә үзенең патриотик рухта сугарылган җырларын «Ил-һам» ансамбле артисты Илшат Хәбибуллин бүләк итте. Шулай ук сәхнәдә 11 нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысы  Ләйсән Хафизова чыгыш ясады. 
Кичәнең икенче өлеше Түбән Кама язучылары иҗатына багышланган иде. Азнакай районының Тымытык авылында туып үскән Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин – шагыйрь дә, аксакаллар шурасы әгъзасы да. Ул – безнең шәһәрдә робагыйлар һәм мәсәлләр язучы бердәнбер кеше,6 китап авторы. 
– Беренче шигыремне 13 яшемдә яздым. 1997 елдан «Кама таңнары» әгъзасы, 2000-2003 елларда аның җитәкчесе булдым. Яшьлегем бик авыр чорга туры килде. Унынчы сыйныфта уку элек түләүле иде. Кәрҗин үреп, өчәр сумга саттым, укырга-шулай акча җыйдым – диде Р. Шәйдуллин, тамашачыларны үзенең шигырь-мәсәлләре белән таныштырганда. 
Түбән Кама районы Үчкә авылы кызы Асия Сафина сабый чагыннан ук әдәбиятка гашыйк. Шуңа да яшьтән үк язу белән шөгыльләнә. Аның берсеннән-берсе матур яшәеш, табигать турында язылган шигырьләрен газета битләрендә яратып укыйбыз.  Беренче хикәясе 1995 елда «Туган як» газетасында басылган булган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйгедә лауреат була. Шагыйрә укыган «Август» шигыре шушы очрашуның көн кадагына суга иде.
Очрашуга килгән язучыларга аксакаллар шурасының җаваплы вәкиле, мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев истәлекле күкрәк билгеләре тапшырды. Кичә  күмәкләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Ләкин кунаклар китәргә ашыкмадылар. Алар «ХХ гасыр мәктәбе» һәм «Туган төбәк тарихы» музейларында булдылар. Бигрәк тә Түбән Кама иҗатчыларының утыздан артык автографлары җыелган китап күргәзмәсе кызыксыну уятты. Музейда Айдар Хәлим, Рахмай Хисмәтуллин, Галимҗан Вәлиев кул куйган китаплар да сакланган. Шул уңайдан «Кама таңнары»ның 50 еллыгына Түбән Кама язучыларының автографлы китапларыннан күләмле экспозиция оештыру зарурлыгы турында фикер туды.
Рухи эчтәлеккә бай, бигрәк тә укучы балалар өчен кызыклы мондый проектларның дәвамы тагын да булыр дип ышанып калабыз.    
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, 11 нче мәктәп укытучысы, «ХХ гасыр мәктәбе» музее җитәкчесе.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: