Туган як

Әдәби фестиваль үткәрелә

Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, иртәгә – 26 майда Түбән Камада әдәби фестиваль була.

Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркының сигез мәйданчыгында узачак чарада танылган татар язучылары белән очрашулар, викториналар, бәйгеләр, мастер-класслар, сәхнәләштерелгән тамашалар, уеннар үткәрү каралган. Иң актив катнашучыларга призлар да биреләчәк, ди фестивальне оештыручылар. 
Төп чаралар 14.00 сәгатькә билгеләнгән. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: