Туган як

Бердәнбер киленем

Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.

«Улым Алмазның һәр йөргән кызын әкрен генә, үзенә сиздермичә күзәтеп барам. Сөйкемле, сабыр, тыйнакмы? Әллә җилбәзәк, кирәгеннән артык бизәнгән-ясанганнары эләгерме? Шуңа да Илсөярне күрү белән, кулымны күтәреп: «Аллага шөкер, сөйкемле бала, үзебезгә язсын», – дидем.
Ишек бусагасын атлап керүгә, аның елмаюыннан бүлмәләр яктырып киткән кебек булды. Кулларын юды, да хуҗаларча аш бүлмәсенә үтеп, биленә алъяпкыч бәйләп куйды.
– Мин тавык алып килдем. Хәзер тиз генә кыздырып алам. Сезне үзем әзерләгән ризык белән сыйлыйсы килә.
Алмазның элегрәк таныштырган кызы белән чагыштырам. Анысы хәтта мин әзерләп эчергән чәйдән соң чынаягын да юып куймый иде. Илсөяр менә дигән хуҗабикә диярсең! Малаема тормыш итәрлек бик әйбәт хатын.
Тавык кызган арада Илсөяр салат ясады, күмәч кисеп куйды, чәе кайнап чыкты. Эчемнән генә аларның кавышуларын теләдем.
Шунда янымда утырган сеңлем:
– Ай-һай, бик кыю кызга охшаган, беренче көнне үк үзен хуҗаларча тота, бер дә килешә торган эш түгел. Артыгын кылана, – дип куйды.
Аның белән бер дә килешәсем килмәде.
– Бер дә артык түгел. Без генә кайнанага сүзебезне әйтергә куркып, күзебезне яшерә идек. Хәзер башка заман. 
Яшьләр башка. Элеккесе килүгә малайның бүлмәсенә кереп китә иде дә көне буе шунда ята иде. Ник бер сүз әйтсен! Икесен чагыштырганда җир белән күк арасы, – дип якладым. 
Илсөяр белән төрле темаларга сөйләшәбез. Чәй куеп җибәрә дә: 
– Сезнең белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчүләре бигрәк рәхәт, – дип, салпы якка салам кыстырып куя. Улыма аның белән бер дә күңелсез булмас. 
Сөйләшкәндә йөзендә гел елмаю. Шат күңелле кешеләрне яратам мин. 
Туйдан соң яшьләр минем белән яши башлады. Сөенүемнең иге-чиге юк. Өебез тагын да җанланып, яктырып китте диярсең. Көн Илсөярнең елмаеп: «Барыгызгада хәерле иртә», – дигән теләге белән башлана. Кичләрен бергәләп телевизор карыйбыз. Улым эштән арып кайткач, тынычта ял итәргә ярата. Шуның өчен телевизор тавышын кысып куябыз да серләшеп кичне үткәрәбез. Хатын-кызның сүзе бетәмени инде?!
Киленем, чыннан да, чисталык яратучы уңган хуҗабикә. Улымның киемнәре һәрвакыт чиста итеп юылган, үтүкләнгән. Кайчан өлгерә торгандыр? Эшли дә, гаиләсен дә карый. Үзен дә онытмый: чәчләрен, тырнакларын матурлап кына тора. Кигән киемнәре дә бик килешә үзенә. Сеңлемнең икеләнүләре юкка чыкты. Ул да минем өчен бик шат хәзер.
– Ни өчен бер кешегә яхшы, икенчесенә начар туры килә. Минеке әнә өч хәрефкә җибәрергә дә күп сорамый, әче телле.

Хәзер бар теләгем – оныкларымның тизрәк туулары. Илсөяр каршы түгел, ә менә улым, ни өчендер, «иртәрәк әле» дип сузып килә. Әллә җаваплылыктан куркамы? Ике онык, берничә оныкчык булсын иде дип хыялланам. 
Әмма, көтмәгәндә, барысы да үзгәрде. Яшьләрнең аралары бозылды. Болай да аз сүзле улым хатынына бөтенләй игътибар итми башлады. Эштән соңга калып кайта, үз бүлмәсенә кереп бикләнә. Килен аның янына кереп юатмакчы була. Сораган саен, «бар да яхшы», дип җавап бирәләр үзләре. Мин бит сукыр түгел, колагым да ишетә. Ничек әйбәт булсын ди инде? Илсөяр азсүзлегә әйләнде, Алмазның холкы начарланды. Сәбәпсезгә безгә бәйләнеп, тавыш чыгарасы килә. 
Минем йөрәк яна. Бар уем аларга ничек итеп булышу.
– Аның башка кешесе бар, ахры, мине күрәсе дә килми, – дип, Илсөяр иңемә башын куеп елап җибәрде. 
Өстемә салкын су койдылармыни! Йөрәгем кысылды.
– Син шуңа ышанасыңмы?
– Нәрсә әйтергә дә белмим. Ул миннән көннән-көн ераклаша бара. Телефонын яшерә, кичләрен соңга калып кайта. Шуннан соң нәрсә уйларга кала?
– Бәлки эшендә проблемалары бардыр, бәлки сәламәтлеге  начар булуын әйтергә кыенсынадыр. Бөтен нәрсәне сөяркәләргә сылтап калдырмыйк әле.
Илсөяр үз сүзендә торды: 
– Күңелем сизә: сөяркәсе бар. Билгеләре дә туры килә.
Улым белән сөйләшим дигән идем, тыңлыйсы да килмәде. «Синең эшең түгел, арага кермә», – дип, ишекне шапылдатып ябып, өйдән чыгып китте. 
Болытлар куерганнан-куерды. Илсөяр көннән-көн күңелсезләнде. Бик теләп ярдәм итәр идем дә, хәлемнән килми шул. Тынычландырырдай сүзләр дә әйтелеп бетте. Нинди җилләр керде араларына? Кемнәрнең күзе тиде пар күгәрченнәремә? Бәлки сәбәп миндәдер дип, берничә көнгә сеңлемдә торып кайтырга булдым. Сеңлем дә:
– Яшь вакытта шулай инде, ачуланышасың да, тагын татулашасың. Әнә безнеке, ничә китеп, ничә кайткандыр...
Өч көннән кайттым. Ишекне үз ачкычым белән ачып:
– Балалар, мин кайттым, – дип аваз салдым. Алгы яктан малайның сәлам биргән шат тавышы ишетелде.
– Ә Илсөяр кая, ул мине нигә каршы алмый?
– Ул китте, без аның белән аерылышабыз. Син алай ук борчылма.
Тезләрем калтырый башлады, тизрәк якында торган урындыкка утырдым. Башым әйләнеп китте. Менә нигә шатлана икән Алмаз! Ышанасым килми, шаярадыр кебек. Әллә йокыдан уяна алмыйча төшләнеп ятаммы? Ә улым тизрәк тагын бер яңалыгын әйтергә ашыкты.
– Баштарак Илсөярне яратам дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Хәзер башканы очраттым.
– Нигә өйләндең алайса?
– Ашыкканмын. Мине ачулансаң да, йөрәккә боерык биреп булмый. Әни, ник дәшмисең? Мин бит бер кешене яратып, икенчесе белән яши алмыйм. Икесен дә алдап йөрисем килмәде. Миңа андый карарга килергә җиңел булды дип уйлыйсыңмы? 
Улымның сүзләрен ишетмәдем дә кебек. Илсөяр турында уйладым. Ни хәлдә икән? Йөрәккәе яна торгандыр... Ничек чыдый икән балакай... «Ир бирмәк – җан бирмәк» дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. 
– Илсөяр кайда? – дип сорадым.
Улым адресын бирде, сөйләшү шуның белән тәмамланды.
Киленем белән кочаклашып елаштык. Илсөярнең күзләре елаудан шешенгән, йөзләре сулган. Әлегә үз күзем белән күрмәсәм дә, арага кергән кызны күралмый идем... Бәхетле тормышыбызны җимерергә ни хакы бар аның?
– Илсөяр, кызым, исеңдә тот: улым кемне генә алып кайтмасын, мин аны якын итмәячәкмен. Син минем беренче һәм соңгы яраткан киленем. Кайчан гына килсәң дә, элеккечә яратып каршы алып, кунак итәрмен.
Илсөяр сөйләшүебездән соң җанланып китте. Алмазның күзе ачылачагына, бергә булачакларына ышанды. 
Кунак озак көттермәде, ике атна узуга килеп тә керде. Эштән кайтсам, улым белән икәүләп чәй эчеп утыралар. Исеме Нәсимә икән. Киемнәре дә әллә кем түгел, искитәрлек берние юк. Нәрсәгә кызыккандыр, белмим. Чибәр Илсөяребезне аңа алыштыруына ачуым килде. 
Кыз миңа чәй ясый башлады. 
Кулымны юарга барганда идәндә зур сумка күрдем. Өлгерлеген күр син! Ә мин үземчә план корам: «Төксерәк булып, каршылык күрсәтсәм, бәлки табанын тизрәк ялтыратыр», – дим. Улымның вакытлыча гына мавыгуыдыр, акылына килер әле. 
Нәсимә ясаган «тәмсез» чәйне теләмичә эчтем. 
– Сезгә кадәр улымның хатыны булганын беләсезме? Бик бәхетле яшиләр иде!
Нәсимәнең битләре кызарды. 
Алмаз, өстәл артыннан чыгып, миңа ымлап, үзе артыннан иярергә кушты.
– Әни, әгәр дә син Нәсимә белән безнең арага керсәң, без бу йортта яши алмаячакбыз. Безгә квартир эзләргә туры килер. Мин сайлаган кыз белән килешергә тырыш. Мәрхәмәтлерәк бул.
Яңа киленнең нинди генә кимчелеген эзләргә тырышсам да, тавыш чыгарырга сәбәп чыкмый. Өйне җыештыра, керләрне юа. Малай алдында үземне сабыр итәргә тырышам. Ул эшкә китүгә, бәйләнә башлыйм. Котлет кыздырса, чеметеп кабам да:
– Илсөярнеке тәмлерәк иде, – дип мыгырданам.
Кибетләрдә йөргәндә берәр киемгә күзем төшсә:
– Бу күлмәкне алсам, Илсөяр ни дияр икән? Ул бик матур киенә иде, – дим. Улым күлмәк кисә:
–  Илсөяр бүләк иткән иде, үзенә килешеп тора, – дип Нәсимәнең кәефен төшерергә тырышам. Ә ник кызганырга? Кеше бәхетен җимермәсен иде! Өйләнмәгән егетләр беткәнмени? Улыма да Илсөяр турында искә төшереп торам.
– Балам, бу ялыңны кайда үткәрмәкче буласың?
– Нәсимә белән чит илгә барып кайтырга исәп.
– Узган ел Илсөяр белән Абхазиягә барган идегез. Бик ошаган иде, дидегез. Бәлки, шунда барырсыз?
Нәсимә, гадәттәгечә, башын иде, малай кисәтүле карап алды.
– Гафу ит, өйдә чит кеше барын онытып җибәргәнмен, – дидем әкрен генә. 
Күршеләр яңа килен белән тәбриклиләр. Авызларын тиз ябам. 
– Бердәнбер киленем – Илсөяр!
Атнага бер булса да, яраткан киленем янына барып кайтырга тырышам. Шатландырырлык хәбәр генә җиткерә алмыйм шул. Мин каршы торган саен яшьләр бер-берсенә ныграк бәйләнә. Беркөн аш бүлмәсенә керсәм, Нәсимә плитәгә аш куйган. Үзенә сиздермичә бер калак тоз өстәдем. Ә улым ачуланмады, киресенчә:
– Ашың тозлырак булган, бу – ярату билгесе, – димәсенме!
Өч айдан Нәсимәнең авырга узуын белдем. Оныкны күптән көттем. Ләкин аны карынында Нәсимә түгел, Илсөяр йөртергә тиеш иде. Нәрсә әйтәсең? Сабый гаепле түгел бит инде. Яңалыкны җиткерергә дип, Илсөяргә йөгердем. Ул, нишләптер, миңа квартирга узарга тәкъдим итмәде. Ишекне аз гына ачып сөйләште.
– Кем анда, матурым? – дип, юыну бүлмәсеннән ярым шәрә бер ир күренде. Гаҗәпләнүемнән ачылган авызымны ябарга да оныттым. Минем бердәнбер киленемне кемдер тартып алырга җыена түгелме?
– Мин әле яшь, әни, гомер буе улыңны көтеп утыра алмыйм. Минем дә үз оямны корасым килә, – диде Илсөяр, аклангандай.
Аның бу сүзләре мине күктән җиргә төшерде. Илсөяр хаклы. Кешедән ким бер җире дә юк. Ул бу дөньяга бәхетле итәр өчен һәм үзе дә бәхетле булыр өчен килгән. Аңа каршы килергә хакым юк. 
Өйгә тиз генә кайтасым килмәде, сеңлемә кердем. 
– Юләр син. Сиңа тагын ни кирәк? Улың үзенә яр булырдай кыз тапкан, тиздән оныгың туачак. Бер-берсе өчен үлеп торалар. Сөенеп кенә яшә, – дип тиргәде ул мине.
– Мин бит аны начар димим. Тик ник ул кеше тормышын җимерә? Нигә араларына керә? Шуңа ачуым килә бит. 
– Йокыңнан уян. Илсөярнең үз тормышы. Аңа инде синең улың кирәкми. Киленең – Нәсимә!
Чыннан да, улым хәзер эшендә тоткарланмый, компьютерда уйнап утырмый. Өйгә һәрвакыт яхшы кәеф белән кайтып керә. «Бәхетен тапкан, димәк, сөен», – дип үземне тиргәп кайттым. Үзем башлаган көрәштә җиңелдем. Бер укымышлы кеше: «Әгәр дошманыңны җиңә алмасаң, аны дустың итеп күр», – дигән. Әмма Нәсимә алдында гафу үтенә алмаячакмын. Ярар, онык тугач, барыбызны да дуслаштырыр әле. Ә мин тәгәрәгән тәгәрмәчкә таяк тыкмыйм...»
... Хәзерге вакытта Фәимә апа оныгына әби булып, бәхетле гомер итә. «Үпкә сакламагыз, кичерә белегез. Ничек кенә авыр булса да, үз-үзегезне җиңәргә өйрәнегез», – ди ул.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: