Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

15 нче мәктәптә чираттагы  «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Белем, спорт, фәнни эзләнүләр, җәмгыять эшләрендә уңыш яулаучыларны һәм телләр өйрәнү алдынгыларын 9 номинациядә бүләкләделәр. Мәсәлән, «Сыйныф укучысы» исемен алучылар рәтендә татар теленнән муниципаль олимпиада җиңүчесе Лиза Моляшева (5а) да бар. «Ел укучысы» исемлегендә Сөмбел Фәйзуллина (7а) һәм Полина Пахомова (8а) кебек  «Тукай укулары» республика бәйгесе дипломантлары да атала. Ә менә «Ел укучысы» дигән номинациядә җиңү алган Динә Гәрәева (4а), Андрей Заздравин (7б) һәм Владислав Николаевка  (11) шәһәр Советы депутаты Рөстәм Ганиев үз премиясен тапшырды. Үрнәк әти-әниләрне дә билгеләп үттеләр. «Ел гаиләсе» исеменә Куляевлар һәм Гыйльмановлар лаек булды.  

  * * *  

29 нчы мәктәптә «Сөенеч» татар балалар театры уку елы азагына Гәрәй Рәхимнең «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән өзек әзерләгән. Сәхнә чыгышын укучылар белән бергә укытучылар да җылы алкышлады. Йомгаклауга түгәрәк җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйләва тагын бер иҗат дәресе белән сөендерде: яшь һәвәскәрләрне керамик фигуралар ясау остаханәсенә алып барды. Балалар татар әкияте персонажларын, урман җанварларын, хәтта ханбикәбез Сөембикә сынын да ясаганнар. Аларны Халыклар дуслыгы йортының татар конгрессы бүлмәсенә истәлеккә бүләк иттеләр.    


* * *  

Сабантуй бәйрәмнәренә зур әзерлек бара. Мәсәлән, Бурятиянең «Байкал Сабан туе» 16 июньгә билгеләнгән, ә Ленинград өлкәсендә 30 июньдә үткәрергә җыеналар.  Федераль Сабантуйның да урыны билгеле: Чабаксар шәһәрендә 6-7 июльдә узачак. Самара өлкәсенең Чулпан авылында 12 майда ук  бәйрәм иттеләр инде. Кол Гали исемендәге китапханәдә «Татар илләре буйлап Сабантуй гөрли» темасына күргәзмә-инсталляция әзерлиләр. Бәйрәм итү тарихыннан тыш, үткәрү географиясе, халык уеннары яктыртыла. Мәйдан  көрәше, милли бәйгеләр  чүлмәк, агач кашык, чигелгән кулъяулык һәм сөлгеләрдән башка узмый. Күргәзмәдә аларның барысы да урын алачак. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев