Туган як

10 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 10 ноябрь 2017 - 11:26
    Хәрби хезмәткә 60 егет киткән
    Шушы көннәрдә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне уңаеннан бәйрәм узды. Чара күрсәтмә чыгышлардан башланды. Аннары булачак солдатларга концерт күрсәтелде. Аларның җиңел һәм тыныч хезмәт итүләрен, Россиянең чын яклаучылары булуларын теләделәр. Бүгенге көнгә Түбән Камадан хәрби хезмәткә 60 егет киткән.
    481
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 11:16
    Вәкил булып йөргәндә
    Безне - мине, Хәсән Абдулыч һәм Зариф Әкрәмыч дигән иптәшләрне, язгы чәчүнең торышы һәм барышы белән танышыга дип, Татарстанның бер районына вәкил итеп җибәрделәр. Нинди ярдәм кирәк, нинди сораулары бар - барысын да җентекләп ачыклагыз, диделәр. Колхоз җитәкчесе безне бик җылы каршы алды һәм бер әбигә урнаштырды да: - Әби...
    519
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 11:12
    Ә мин бәлеш яратам...
    Кайбер табибларның аерым туклану режимы турында сөйләгәннәрен ишетми калган кешеләр сирәктер. Әйе, бәлки ул диета кайчак вакытлыча булыша да торгандыр. Ләкин гасырлар буена итле бәлеш ашаган халыкка бу сәер тоела. Мин, мәсәлән, итле-бәрәңгеле бәлешнең тәмен бала чагымнан ук хәтерлим. Мичтән чыгаргач, аның капкачындагы бөкесен ачып, пешеп җитүен тикшерәләр. Шуннан соң,...
    598
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 11:08
    Шигъри тәлгәшләр
    Туган телем белән горурланам Горурланам туган телем белән, Ул телдә бит Тукай сөйләшкән. Халкым минем һәрбер баласына Ядкарь итеп аны өләшкән. Телем аша шатлыгым белдерәм, Үз телемдә җырлыйм, моңланам. Газиз телем аша иман иңде, Бисмилла әйтеп иртән уянам. Анам теле шундый ягымлы да, Аны ишетү үзе бер рәхәт. Читкә китсәм,...
    547
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 10:43
    Нокта куярга иртә әле
    Шушы көннәрдә Татарстан мәктәпләренә татар теле укыту буенча яңа методик тәкъдимнәр җибәрелде. Әмма республика прокуратурасы аларның законга һәм укытуның федераль стандартларына туры килмәве турында әйткән. Стандартлар нинди булырга тиеш? Татар теле мәктәп программасында мәҗбүри укытыла торган фән булып калачакмы? 8 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында узган утырышта сүз шушы хакта барды....
    496
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 10:22
    «Эшемне әле дә сагынам»
    Түбән Камада Әминә Гыйлаҗеваны белүчеләр шактый. Гаҗәп тә түгел, паспорт өстәлендә эшләү дәверендә, йөзгә-йөз очрашып, күпме кешегә паспорт тапшыра ул! Ә ветераннар Советында эшләгән чагында күпме кеше белән таныша. Әминә апа Түбән Камага 1966 елда килә. Башта бер елга якын халык судында (нарсуд), аннары эчке эшләр идарәсендә бухгалтер булып эшли....
    452
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 10:12
    Боларны белү зарур
    Балыкчылар кыш җитүен көтеп ала. Әмма бозга аның калынлыгы 15 сантиметр булганда гына чыгарга мөмкин. Катмаган боз ватылып, салкын суда батып үлүчеләр дә юк түгел. «Сакланганны саклармын» дигәндәй, боз астына төшеп киткән кешене күргән очракта беренче ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге киңәшләрне истә калдыру мәслихәт. Боз астына төшеп китүчене күрсәгез, беренче...
    506
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 10:06
    Соңга кала күрмәгез
    Үсмерләр арасында баш авырту очраклары еш күзәтелә. Сәбәбе нидә? Ничек дәваларга? Түбән Кама 1нче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән чираттагы әңгәмәбез әнә шул хакта булды. - Вегетатив-кан тамырлары дистониясе диагнозы бүгенге көндә - еш күренеш. Сәбәпләре дә билгеле. Беренчедән, аз хәрәкәтләнү: балалар гаджетлар дөньясына чумган, спорт...
    589
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 09:57
    Оялырга кирәкми
    Александр Потапов хирург-проктолог булып 30 елдан артык эшли. Аның авырулары арасында өлкән кешеләр дә, кечкенә балалар да бар. Шулай да, ешрак хатын-кызлар килә. - Гадәттә, проктологка озак дәваланмаган авырулар белән мөрәҗәгать итәләр. Моны әлеге четерекле мәсьәлә турында сөйләргә теләмәүләре белән аңлатып була. Үз ирекләре белән елына бер-ике кеше килергә мөмкин,...
    596
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 08:57
    Беренче булган
    Түбән Кама отоларингология хезмәтенә нигез салучы Ирина Кудашова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул ире белән бирегә 1963 елда килеп, үзәк дәваханәнең баш табибы булып эшли. Ирина Николаевна шәһәрнең беренче отоларингологы да. Авыруларны кабул итү белән бергә, ул планлы һәм кичектергесез операцияләр ясый. 1965 елда отоларингология хезмәтенә нигез сала. Табиб...
    404
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 08:54
    Файдалы мәгълүмат бирелде
    Көзге каникул чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән төрле профилактик чаралар уздырды. Мисал өчен, алар яшь инспекторлар һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә акция үткәрде. Бу көнне үзәккә килгән һәрбер мәктәп укучысына фликерлар, ата-аналарга исә юл кагыйдәләре белешмәлекләре таратылды. Яктылык кайтаргыч элементлар юлларда кеше катнашындагы юл-транспорт...
    475
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 08:44
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    Сөмбелә кызлары бәйрәм күргәзмәсендә катнаштылыр. Халыклар бердәмлеге көненә килүчеләр хозурлыгына Халык иҗаты йорты фойесында быелгы көз байлыгыннан әзерләнгән күргәзмәләр тәкъдим ителде. Дуслык йортының һәр иҗтимагый оешмасы аны үз милли төсмерен кертеп әзерләгән. Татар конгрессы көзге уңыш темасына балалар кул эшләреннән торган композицияләр туплады. Тамашачыларны сәламләп каршы алуда «зур Сөмбелә» -...
    423
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 08:25
    Заманча һәм матур
    Кама Аланында «Мандарин» яр буен төзекләндерү эшләре тәмамланды. Аны яңарту - «Төзекләндерүгә 5 адым» программасы кысаларында башкарылган проект. Моногорода.рф сайтында ул, «Яшьләр» скверы белән беррәттән, иң популяр тәкъдимнәр исемлегенә керде. «Мандарин»ны яңартуга республика бюджетыннан 11,6 миллион сум бүлеп бирелде, поселок та ярдәм итте. Төзү-монтажлау эшләре вакытында бирегә 2700 кубометр ком...
    433
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 07:51
    Яңалыклар
    Белгечләр җавап бирә Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын яклау максатыннан, 15 ноябрьдә «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга ТР Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре җавап бирә. «Кайнар линия»гә 8 (843) 236-00-71 телефоны аша 9.00-17.00 сәгатьтә шалтыратырга мөмкин. Ашыгыгыз Күкрәк бизе авырулары профилактикасы максатыннан,...
    0
    0
    0
Реклама