Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Боларны белү зарур

Балыкчылар кыш җитүен көтеп ала. Әмма бозга аның калынлыгы 15 сантиметр булганда гына чыгарга мөмкин. Катмаган боз ватылып, салкын суда батып үлүчеләр дә юк түгел. «Сакланганны саклармын» дигәндәй, боз астына төшеп киткән кешене күргән очракта беренче ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге киңәшләрне истә калдыру мәслихәт. Боз астына төшеп китүчене күрсәгез, беренче...

Балыкчылар кыш җитүен көтеп ала. Әмма бозга аның калынлыгы 15 сантиметр булганда гына чыгарга мөмкин. Катмаган боз ватылып, салкын суда батып үлүчеләр дә юк түгел. «Сакланганны саклармын» дигәндәй, боз астына төшеп киткән кешене күргән очракта беренче ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге киңәшләрне истә калдыру мәслихәт.
Боз астына төшеп китүчене күрсәгез, беренче чиратта, коткаручыларны ча-кыртыгыз. Аннары, ераграк булсагыз -кычкырыгыз, зыян күрүчегә бу көч өстәр. Аның янына якын килмәгез, юкса үзегезнең дә төшеп китүегез бар. Шуышып кына барыгыз, кул астында такта, баскыч, озын ныклы таяк, бау ише әйберләр булса, әйбәт. Бер башын батучыга биреп, арткарак шуышыгыз һәм икенче башыннан әкренләп тартып чыгарырга тырышыгыз.
Кул астында берни дә булмаса, ике-өч кеше бозга бер-берсенең аягына тотынып, батучыга таба шуыша, беренчесе аңа ниндидер кием, каеш һ.б. суза. Кешене чыгаргач та, беренче ярдәм күрсәтегез. Моның өчен аны җылы урынга алып керегез, киемен салдырыгыз, тәнен аракы яки спирт белән яхшылап уыгыз, җылы юрган яки калын куртка, пальто ябыгыз, кеше аңында булса, кайнар чәй эчертегез. «Ашыгыч ярдәм» табиблары килмәсә, тиз арада дәваханәгә илтегез.
Белеп торыгыз!
Салкын суда озак булган кешегә алкогольле эчемлек бирү катгый тыела! Ул үзәк нерв системасына тискәре йогынты ясый, суык кан йөрәккә тизрәк һәм күбрәк килә башлый, нәтиҗәдә, тән температурасы кинәт төшә, бу исә үлемгә китерергә мөмкин.
Боз астына төшеп китеп, янында беркем булмаган кеше түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
- Боз ватылса, кулларны як-якка җәеп, боз өстендә тигезлекне саклап торырга, аннары ашыкмыйча үрмәләп яки шуышып каты бозга чыгарга, аннары шуышып килгән сукмактан шулай ук кайтырга.
- Боз шарт-шорт килеп сыгыла башлау белән, эзләрегез буенча кире кайтыгыз.
- Өстегездәге авыр әйберләрне, сумкаларны читкә ташлагыз, су өстендә торырга тырышыгыз. Кулларыгызны киң итеп җәеп, боз кырыена тотыныгыз һәм аяк киемен салырга тырышыгыз. Үзегез тотынган бозның кырыен ватмаска тырышып кына күкрәгегез белән бозга терәлеп, башта бер аякны, аннары әкренләп кенә икенче аякны боз өстенә күтәрегез. Башны һәрвакыт су өстендә тотыгыз һәм мөмкин кадәр көчле тавыш белән ярдәмгә чакырыгыз.
Исегездә калдырыгыз!
Бозга керер алдыннан, бару-кайту маршрутын сайларга кирәк.
Бозга биек урыннардан төшмәгез, куаклар яныннан, камышлар катып калган көпшәк бозга кермәгез.
Кар күп булган урынны читләтеп узыгыз - анда боз катламы һәрвакыт юка була.
Тиз агымлы яки янында чишмә булган урынга да кермәгез.
Әлеге гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде.
Сәламәтлек саклау идарәсе
матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев