Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Файдалы мәгълүмат бирелде

Көзге каникул чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән төрле профилактик чаралар уздырды. Мисал өчен, алар яшь инспекторлар һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә акция үткәрде. Бу көнне үзәккә килгән һәрбер мәктәп укучысына фликерлар, ата-аналарга исә юл кагыйдәләре белешмәлекләре таратылды. Яктылык кайтаргыч элементлар юлларда кеше катнашындагы юл-транспорт...

Көзге каникул чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән төрле профилактик чаралар уздырды. Мисал өчен, алар яшь инспекторлар һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә акция үткәрде.
Бу көнне үзәккә килгән һәрбер мәктәп укучысына фликерлар, ата-аналарга исә юл кагыйдәләре белешмәлекләре таратылды. Яктылык кайтаргыч элементлар юлларда кеше катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итә. Якынга яктыртучы ут фаралары яктысында машина йөртүче юлдагы җәяүлене 25-50 метр ераклыкта күреп ала. Яктылык кайтаргыч элементлар булганда, күрү арасы 200 метрга кадәр җитә. Еракка яктыртучы ут фаралары белән барганда хәтта 350 метр да булырга мөмкин. Бу - билгеле бер карарга килү өчен йөртүчегә 15-25 секунд вакыт бирә дигән сүз. Акция беркемне дә битараф калдырмады. Балалар күп кенә файдалы белемгә ия булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев