Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Туган телем белән горурланам Горурланам туган телем белән, Ул телдә бит Тукай сөйләшкән. Халкым минем һәрбер баласына Ядкарь итеп аны өләшкән. Телем аша шатлыгым белдерәм, Үз телемдә җырлыйм, моңланам. Газиз телем аша иман иңде, Бисмилла әйтеп иртән уянам. Анам теле шундый ягымлы да, Аны ишетү үзе бер рәхәт. Читкә китсәм,...

Туган телем белән горурланам
Горурланам
туган телем белән,
Ул телдә бит
Тукай сөйләшкән.
Халкым минем
һәрбер баласына
Ядкарь итеп
аны өләшкән.
Телем аша
шатлыгым белдерәм,
Үз телемдә җырлыйм,
моңланам.
Газиз телем аша
иман иңде,
Бисмилла әйтеп
иртән уянам.
Анам теле
шундый ягымлы да,
Аны ишетү үзе бер рәхәт.
Читкә китсәм,
өзеп сагындыра
Туган телем,
милләт, мәмләкәт.
Үз телемдә
фән дә аңлашыла,
Гыйлем алган кеше
югалмый.
Туган телдә
кеше гамәлләшә,
Туган телсез -
шәхес булалмый!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Гомер кыска
Матурлыкка карап,
кем сокланмас,
Кемне куандырмас
байлык та?
Аллаһ юмарт,
юмартлыкны сөя,
Юл калмасын
күңел тарлыкка.
Тормыш күрке - хезмәт,
эшебездә булсын
Сират күпер
кичәр изгелек.
Ни файда бар тау-тау
тапкан малдан,
Хакы булса
бары кәфенлек?!
Саулык, вакыт -
бушка килгән нигъмәт,
Кадер - хикмәтләрен
белмибез.
Гомер кыска,
гыйбадәтсез яшәп,
Гүзәллеген
нигә чиклибез?
- Дөнья, - дибез.
Кирәкме соң куу,
Ахирәтне
читтә калдырып?
Бәхетсезме җирдә
савап җыйган,
Ике дөнья йорты
салдырып?
Рәйсә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Кама Аланы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев