Туган як

Оялырга кирәкми

Александр Потапов хирург-проктолог булып 30 елдан артык эшли. Аның авырулары арасында өлкән кешеләр дә, кечкенә балалар да бар. Шулай да, ешрак хатын-кызлар килә. - Гадәттә, проктологка озак дәваланмаган авырулар белән мөрәҗәгать итәләр. Моны әлеге четерекле мәсьәлә турында сөйләргә теләмәүләре белән аңлатып була. Үз ирекләре белән елына бер-ике кеше килергә мөмкин,...

Александр Потапов хирург-проктолог булып 30 елдан артык эшли. Аның авырулары арасында өлкән кешеләр дә, кечкенә балалар да бар. Шулай да, ешрак хатын-кызлар килә.
- Гадәттә, проктологка озак дәваланмаган авырулар белән мөрәҗәгать итәләр. Моны әлеге четерекле мәсьәлә турында сөйләргә теләмәүләре белән аңлатып була. Үз ирекләре белән елына бер-ике кеше килергә мөмкин, калганнары ихтыяҗы булгач кына килә, - дип аңлата белгеч.
Арткы юлда нинди дә булса уңайсызлык тою белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Аз гына авырта» дип үз-үзләрен тынычландырып, тикшерелергә теләмәгән кешеләрнең туры эчәкләрендә хәтта рак авыруы барлыкка килергә мөмкин.
Әлбәттә, еш очрый торган авыруларның берсе - геморрой. Сәбәпләре күпләргә билгеле: дөрес тукланмау, стресс кичерү, аз хәрәкәтләнү яки, киресенчә, артык зур көчәнеш таләп итүче эш. Александр Потапов әйтүенчә, башлангыч стадиядә аны төрлечә дәвалап була. Мисал өчен, фотокоагуляция (лазер белән дәвалау) яки склеротерапия (махсус аппаратлар ярдәмендә комачаулаучы тамырларны алып ату). Ә менә озак дәваланмаган авыру стадиясен бары тик хирургия юлы белән генә дәваларга мөмкин.
Билгеле, иң әйбәте - авырмау. Моның өчен профилактик чаралар күрү мөһим: көненә 1,5-2 литр су эчү; алкогольле эчемлекләр кулланудан тыелу; тозлы, борычлы ашамлыклардан баш тарту. Белгеч шулай ук эчне йомшарта торган дарулар белән мавыкмаска киңәш итә. Алар эч кату сәбәбен юкка чыгармый, бары вакытлыча тәэсир итә.
Эшләгән дәвердә табиб кешеләрнең үзләрен төрле имтомнар белән дәвалау очраклары нәтиҗәләрен еш күргән: авыртудан котыла алмау өстенә сәламәтлекләренә зыян китерүчеләр дә булган. Кайберәүләр, табиб белән киңәшләшмичә, шешкән урыннарга төрле майлар сөртә. Бигрәк тә җылыта торганнарын сылау ярамый - ул урын пешәргә мөмкин. Бу уңайдан Александр Потапов бер очракны искә алды.
- Бер авыру геморройны кайнар сарымсак кайнатмасы пары өстендә утырып «дәвалаганда» пешкән, табибка икеләтә эш булды, - ди ул. - Кайберәүләр даруханәгә барып, андагы хезмәткәрләрдән киңәш сорый. Әмма бу «табиб»ларның, нигездә, шәфкать туташы белеме генә булуын истә тотыгыз. Алар авыруыгызның нинди стадиядә икәнлеген белми, гомумән, тикшермичә ничек дару «билгеләргә» мөмкин? Бәлки бу туры эчәклек рагыдыр?
Организм белән шаярмагыз. Авыруның бернинди билгеләре булмаса да, 40 яшьтән соң проктологка даими рәвештә йөрергә кирәк. Ә инде авырту тойсагыз, бигрәк тә. Оялуны читкә куеп, табибка мөрәҗәгать итегез.
Лилия Заһретдинова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: