Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Вәкил булып йөргәндә

Безне - мине, Хәсән Абдулыч һәм Зариф Әкрәмыч дигән иптәшләрне, язгы чәчүнең торышы һәм барышы белән танышыга дип, Татарстанның бер районына вәкил итеп җибәрделәр. Нинди ярдәм кирәк, нинди сораулары бар - барысын да җентекләп ачыклагыз, диделәр. Колхоз җитәкчесе безне бик җылы каршы алды һәм бер әбигә урнаштырды да: - Әби...

Безне - мине, Хәсән Абдулыч һәм Зариф Әкрәмыч дигән иптәшләрне, язгы чәчүнең торышы һәм барышы белән танышыга дип, Татарстанның бер районына вәкил итеп җибәрделәр. Нинди ярдәм кирәк, нинди сораулары бар - барысын да җентекләп ачыклагыз, диделәр.
Колхоз җитәкчесе безне бик җылы каршы алды һәм бер әбигә урнаштырды да:
- Әби җаным, бу егетләрне яхшылап сый-хөрмәт итеп чыгар. Бик срочный эшем бар иде. Соңыннан күрешербез, - дип чыгып та чапты.
- Әйдәгез, балалар, керегез, түрдән узыгыз. Самавырым куелган, кайнап утыра. Әнә тавыклар күтеннән яңа гына төшкән күкәйләр, эп-эсбиҗи, хәзер самавырга салып пешерәбез, - диде дә, инде күптән юылмаган, мал-туар арасында йөрүдән пычранып беткән халат итәген күтәреп, йомыркаларны әштер-өштер сөрткәләде, аларны кайнап торган самовар капкачын ачып, шунда бер-бер артлы тезеп чыкты һәм капкачын ябып та куйды. Без аптырашып, бер-беребезгә карашып куйдык.
- Оланнар, хәзер пешеп чыга, чәен дә эчәрбез, - дип, әби өстәл җыештыра башлады.
Өй тулы чебен, өстәл өстендә ике мәче баласы уйнап утыра, шунда ук бер тавык нәрсәдер чукый, ә почмактагы сәке өстендә эт баласы белән, дуңгыз баласы бер-берсеннән нәрсәдер тартып алырга тырышалар.
- Көш-көш, перәс, барыгыз, чыгып торыгыз, - дип үз-үзенә сөйләнеп, өстәл өстендәге тавык, песи, чебеннәрне куа-куа, шул ук күптән юылмаган халат итәге белән өстәлне сөртте, идәнгә төшкән пычакны да күтәреп шул халатына ышкыды, аннары чебенннәр сырып алган ипине кисә башлады.
- Әби җаным, авылның бар чебене сезгә тулган түгелме? Әзрәк чарасын күрергә кирәк бит инде, - диде Зариф Әкрәмыч.
- Әй балалар, аларны да тегеннән дә, моннан да куалар бит.
Барысы да куып чыгаргач, кая барсыннар, мескеннәр, миңа керәләр инде, - дип зарланып алды әби.
Бу тамашаны күргәннән соң, бездә ашау-эчү кайгысы калмады, әлбәттә. Кызганычка каршы, дигәндәй, кесәдәге мөртәт аракы гына ач тамакны котыртып-кы-тыклап тора. Ни эшләтәсең?!
- Әби җаным, без ашап-эчеп тормыйбыз инде, тамагыбыз тук икән. Безгә стаканнар гына кирәк булыр, менә шушы шешәдән тамак чылатып алыр идек, - дидем мин.
- Хәзер, балалар, хәзер, самавыр кайнаган югыйсә, күкәйләр дә пешкән, ашап-эчеп, туеп чыгып китәр идегез, - диде дә әби, өч стакан алып, шул ук халат итәгенә лач итеп төкерде һәм аларның эчләрен сөртә башлады.
- Әби җаным, булды-булды, бу хәтле үк кирәкмәс иде. Рәхмәт, сыйлаганнан да артыграк булды бу, - диештек без, карашларыбызны читкә алып.
- И балалар, нәрсә булды инде бу. Ни ашамадыгыз, ни эчмәдегез. Үземчә сый-хөрмәт күрсәтмәкче идем, - диде әби.
Ә без ничек тә чыгып таю ягын карадык һәм кесәдәге теге шешә дә бүтән борчымады.
Мулланур СӨЛӘЙМАНОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X