Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Соңга кала күрмәгез

Үсмерләр арасында баш авырту очраклары еш күзәтелә. Сәбәбе нидә? Ничек дәваларга? Түбән Кама 1нче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән чираттагы әңгәмәбез әнә шул хакта булды. - Вегетатив-кан тамырлары дистониясе диагнозы бүгенге көндә - еш күренеш. Сәбәпләре дә билгеле. Беренчедән, аз хәрәкәтләнү: балалар гаджетлар дөньясына чумган, спорт...

Үсмерләр арасында баш авырту очраклары еш күзәтелә. Сәбәбе нидә? Ничек дәваларга? Түбән Кама 1нче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән чираттагы әңгәмәбез әнә шул хакта булды.
- Вегетатив-кан тамырлары дистониясе диагнозы бүгенге көндә - еш күренеш. Сәбәпләре дә билгеле. Беренчедән, аз хәрәкәтләнү: балалар гаджетлар дөньясына чумган, спорт белән, хәтта иртәнге гимнастика белән дә шөгыльләнмиләр. Ачык һавада йөрү дә юк. Ата-аналар өйдән чыгара алса да, ул дусларына бара һәм тагын компьютер экранына «текәлә», - дип сүзен башлады табиб. - Зур әһәмияткә ия булган тагын бер сәбәп - дөрес тукланмау.
Түбән Каманың кайбер мәктәпләрендә бассейннар бар: физик яктан ныгу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Әмма балалар бу дәресләрдән дә качу ягын карый. Мәсәлән, кызлар чәчне киптерү авыр дип акланган була.
Баш авырту умыртка сөяге кыегаю белән бәйле булырга да мөмкин. Бөкрәйгән баланың мускуллары һәм сөякләре зәгыйфь. Умыртка баганасының муен өлешенә зыян килдеме, күз күреме начарая.
Сәламәтлекләре ягыннан калышкан укучылар әзерлек төркеменә билгеләнә. Алар өчен физкультура дәресләре төп төркемнән аерылып торырга тиеш. Бу үсмерләргә махсус дәвалау күнегүләре ясату кирәк. ГТО нормаларын да гомуми норматив буенча тапшырырга ярамый.
- Умыртка сөяге белән проблема килеп чыккан икән, «туры утыр» дип тәкрарлау ярдәм итмәячәк. Бу вакытта махсус җайланма кулланырга һәм, әлбәттә, физик күнегүләр ясарга кирәк булачак: мисал өчен, балагызны спорт секциясенә яки бассейнга яздырыгыз. Иң яхшысы: бу турыда иртәрәк уйларга кирәк. Сәламәт яшәү рәвешен алып баручы кешенең организмы сәламәт була, - дип аңлата Рәфидә Коткова.
Лилия Заһретдинова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев