Туган як

5 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 5 сентябрь 2017 - 11:39
    Надежда Анисимова: «Ул безнең өебез сыман»
    Надежда Анисимова Балчыклы мәдәният йорты турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ул аның эше дә, тормышы да дияргә була. Мәктәптә укыган чакта гаиләләре белән Түбән Камага китеп, шунда үсеп, кияүгә чыгып яшәгән хатын-кыз кире Балчыклыга кайтып яшәрмен дип уйлаганмы икән? 2005 елда аны авыл мәдәният йортына мөдир итеп чакыргач, Надежда Степановна...
    562
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 11:17
    Эләкмәде
    Җәй башлануга бишенче сыйныфны тәмамлаган Виларик, гомерендә беренче тапкыр, дусларына ияреп, кармакка балык тотарга чыгып китте. Елга буенда вакыт бик тиз узды, малайларның берсе биш-алты, икенчесе аннан да күбрәк балык каптырырга өлгерде. Виларикның үзенә чәнти бармак зурлыгындагы бер генә балык эләкте. Шуңа да карамастан, беренчесе булганга аның шатлыгы эченә сыймады....
    603
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 10:47
    Ташлык халкы эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә
    19 августта тѳзекләндерелгән мәйданда Ташлык җыены узды.Табигый амфитеатрны хәтерләткән әлеге урын, ике меңгә якын тамашачыны тау итәгенә һәм мәйдан тирәли урнаштырылган утыргычлар, култыксалы баскычлар, күперләр, чирек шар формасындагы сәхнә, кунакларны ашату ѳчен махсус тѳзелгән бинасы белән каршы алды. Ташлык авылының шатлыгын уртаклашырга тирә-юнь авыллардан да, Түбән Кама, Казан, Чаллы калаларыннан...
    612
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 10:26
    Алдынгы комбайнчыга – күчмә кубок
    Районыбыз кырларында бөртекле культураларның уңышын җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта урып-җыю эшләренә күзәтчелек штабы булдырылган. Алдагы еллардагы күркәм гадәтне саклап, быелгы урып-җыю кампаниясе барышында да, башкарылган эшкә атна саен йомгак ясала, алдынгы комбайнчыны билгеләп, аңа күчмә кубок белән акчалата бүләк тапшырыла. Иген уңышын җыю буенча шушы атна башында штаб уздырган...
    533
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 10:13
    Бәйрәм истә калырлык булды
    Узган шимбәдә Кама Аланы шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы үзенең 35 еллыгын билгеләп узды. Бәйрәм «Олимпия» боз сарае янындагы үзәк мәйданда, хезмәт коллективларының һәм поселок халкының парады белән башланып китте. Биредә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, табиблар, спортчылар, коткаручылар, укучылар, иҗтимагый һәм милли оешма вәкилләре һ.б. бар иде. Бәйрәм кунакларын һәм камааланлыларны...
    539
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 08:38
    Кырларда – комбайннар гөрелтесе
    Авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләре бүгенге көнгә 42400 тонна ашлык урып-суктырганнар. Җәйнең бөтен матур көннәре август ахырына калган, диярсең. Күз тимәсен, соңгы вакытларда тотрыклы яхшы һава торышы күзәтелә. Бу исә игенчеләргә уңышларны җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек. Түбән Кама районы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган соңгы мәгълүматларга...
    575
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 06:30
    Кем малае, дигәндә...
    Мине кем дип беләсез?! Мин - зур гына сәүдә челтәре хуҗасы, ягъни бизнесмен! Кулда папка, өстә күн пальто, капка төбендә әле беркемдә дә булмаган чит ил машинасы. Башкалардан аерылып торам. Шулай булгач, улымны да шәхси мәктәпкә бирдем, йөрмәсен җыен тинтәк арасында... Түлим... Күпме сорасалар - шул тикле. Акчада эш тормый......
    533
    0
    0
  • 5 сентябрь 2017 - 06:08
    Журналистлар белән очрашты
    Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов җирле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Билгеле булганча, Россиядәге дөньяви тормыш кешеләре кебек үк, төп диннәрне тотучылар да уртак максат өчен янып яши. Ул максат - яшь буынны гасырлардан гасырларга күчеп килгән әхлакый, рухи кыйммәтләр...
    580
    0
    0
Реклама