Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм истә калырлык булды

Узган шимбәдә Кама Аланы шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы үзенең 35 еллыгын билгеләп узды. Бәйрәм «Олимпия» боз сарае янындагы үзәк мәйданда, хезмәт коллективларының һәм поселок халкының парады белән башланып китте. Биредә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, табиблар, спортчылар, коткаручылар, укучылар, иҗтимагый һәм милли оешма вәкилләре һ.б. бар иде. Бәйрәм кунакларын һәм камааланлыларны...

Узган шимбәдә Кама Аланы шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы үзенең 35 еллыгын билгеләп узды.

Бәйрәм «Олимпия» боз сарае янындагы үзәк мәйданда, хезмәт коллективларының һәм поселок халкының парады белән башланып китте. Биредә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, табиблар, спортчылар, коткаручылар, укучылар, иҗтимагый һәм милли оешма вәкилләре һ.б. бар иде.

Бәйрәм кунакларын һәм камааланлыларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Кама Аланы муниципаль берәмлек башлыгы Александр Павлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев котлады.
Кама Аланы 2009 елда моношәһәр статусы алган иде. Шуннан соңгы елларда биредә шактый гына промышленость һәм социаль проектлар тормышка ашырылды: йортлар, мәдәният һәм спорт объектлары төзелде, торак һәм уку йортлары биналарына капиталь төзекләндерү уздырылды, Җиңү монументы һәм Җиңү паркы яңартылды. Бүгенге көндә «Яшьләр» скверы һәм пляж төзекләндерелә.
Айдар Метшин, бәйрәм белән котлау чыгышында, тырыш хезмәтләре өчен поселок халкына рәхмәт белдерде. Кама Аланына нигез салучы ветераннарга аерым җылы сүзләр җиткерде. «Барыгызны да поселокның 35 еллыгы белән котлыйм. Сезнең тырышлыгыгыз һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең ярдәме белән Кама Аланында бүген халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә күп кенә социаль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Сезнең ярдәмегез белән, киләчәктә Кама Аланын икътисадый яктан тотрыклы, уңайлы территория итү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләрбез!» - диде ул.
Бәйрәм барышында Кама Аланындагы предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең иң алдынгы хезмәткәрләренә республика Министрлар кабинетының, төрле министрлыкларның, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының, Кама Аланы муниципаль берәмлек башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Күркәм гадәт буенча, шәһәр көнендә «алтын» юбилейларын үткәрүчеләрне, яшь өйләнешүчеләрне хөрмәтләделәр. Быел мәктәпкә беренче сыйныфка укырга барачак балаларга почетлы кунаклар бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм зур концерт һәм күңел ачу программасы белән тәмамланды Бу көнне кама-аланлылар һәм бәйрәм кунаклары алдында Казаннан һәм Түбән Камадан килгән иҗат коллективлары һәм җирле артистлар чыгыш ясады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X