Туган як

Кем малае, дигәндә...

Мине кем дип беләсез?! Мин - зур гына сәүдә челтәре хуҗасы, ягъни бизнесмен! Кулда папка, өстә күн пальто, капка төбендә әле беркемдә дә булмаган чит ил машинасы. Башкалардан аерылып торам. Шулай булгач, улымны да шәхси мәктәпкә бирдем, йөрмәсен җыен тинтәк арасында... Түлим... Күпме сорасалар - шул тикле. Акчада эш тормый......

Мине кем дип беләсез?! Мин - зур гына сәүдә челтәре хуҗасы, ягъни бизнесмен! Кулда папка, өстә күн пальто, капка төбендә әле беркемдә дә булмаган чит ил машинасы. Башкалардан аерылып торам. Шулай булгач, улымны да шәхси мәктәпкә бирдем, йөрмәсен җыен тинтәк арасында... Түлим... Күпме сорасалар - шул тикле. Акчада эш тормый...
Беркөн ташбашым забастовка игълан итте.
- Ул мәктәпкә бүтән йөрмим, -ди.
- Ничек йөрмисең?..
- Баста! - диде дә, башкача ләм-мим.
Кәҗәләде бит! Авызыннан бер сүз дә тартып чыгарырмын, димә!
- Барасың! - дип, әзрәк ата икәнемне күрсәтеп алган идем, ачлык игълан итте. Сәбәбен бичәм аңлатты. Киеменнән көлгәннәр, имеш. Миллионер башым белән башка бала-лар кебек йөртә алмыйм бит инде. Кемнең улы, шуның улы! Малаем вич импорт! Өстендә дисеңме -пажалыста: «Маями» да «Филиппинка», «варенка», аягында - «дутоши». Безнеке түгел, французныкы!
Тели икән, фин курткасы, теләсә пуховик. Кытайныкы! «Банан»нары, «адидас»лары... Бер йөк! Аңламыйм, мин үзем малай чакта кием юклыктан кәҗәләнгәли идем, ә бу - күплектән!
Шәхси мәктәп хуҗасына шалтыраттым.
- Күпме өстим? Тартынма!
- Агайне, гомуми белем бирү мәктәбенә бирә күр, юкса, шәхси мәктәпнең абруен төшерә, - ди.
- Менә сиңа, мә! Агаеңны кем дип беләсең?!
- Бездә сәләтле балалар гына укый...
- Пычагымамы сәләтле балаларны укытып мәшәкатьләнәсең? Син белмәгәнне укыт... Шәп булгач...
- Малаең бөтенләй сәләтсез, укырга да теләми... Башка килеп йөрмәсен, - диде дә, трубканы куйды.
Сәләтсез, имеш! Әдәбият белән ныклап шөгыльләнә ул, беләсегез килсә. Ул шигырьләрне күз ачып йомганчы әвәли. Күршем Владимир Осипыч Жандаров кинәт вафат булгач, икенче көнне үк шигырь язып ташлады.
«Килеп кергәч тә мич,
Үлдең бит,
Владимир Ильич...»
- Нишләп Ильич булсын ул, Осипыч бит. Нәрсәдер бутагансың?..
- Мин бит Ленин бабай турында яздым, - ди ташбаш.
- Ә аны каян беләсең? Мин укыган вакытта да әллә кайчан гүр иясе булган иде. Безгә ул хакта аңлатмадылар да, сөйләмәделәр дә...
Сәләтсез, имеш! Чын шагыйрь ул хәзер. Соңгы вакытларда шигырьләре классикларныкыннан ким түгел. Тукайларың, Пушкиннарың бер читтә торсын. Ничек әле ул?
«Күтәрелдек давылларның
иң төбеннән,
Тотып аттык
Романовны йөзе белән,
Барып төште,
муены сынды,
күзләре атылып чыкты...»
- Йә, бу шигыреңнең протатибы кем була инде? - дип сорыйм.
Эндәшми, тел жәлли. Уйлана торгач, ахырына чыктым. Элекке елларда РТСта Романов затлы баш бухгалтер эшли иде. Шул булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем.
Математикасы да ташка үлчим булып чыкты. Бу хакта ипләп кенә сөйләшергә булдым малай белән.
- Нәрсә белмәдең? - дип сорыйм.
- Ала белмәдем.
- Начар, дускаем. Бирә белмәсәң дә, ала бел, син! Нәрсә алалмадың?
- Бер бөтеннән икедән берне.
- Икедән бер - ул ярты.
Әле иртәрәк шул сиңа ярты алып йөрергә. Һи... Өйрәнерсең, дускай, дөнья
үзе өйрәтә. Әтиең дә өйрәнде. Бервакыт такта янына чыгардылар. Ике миллион алты мең өч, дип яза гына белмим бит. Сан языйм дисәң - нульләре төшеп кала. Сүз белән «мылыйун» дип язып куйдым. Ә хәзер! Акчаны миллионнарда исәпли башлагач, миллионны түгел, миллиардын исәпләргә дә, язарга да өйрәндем. Бер хатасыз язам! Теге вакытта миннән көлүчеләр хәзер баш ия! Иртәгә үк элек укыган мәктәбеңә барасың!..
- Бармыйм! Өйгә укытучы чакыр, репетитор ялла!
- Әй, үзеңдә баш, малай. Нигә аны күптән әйтмисең?!
Ялладым. Берне түгел, бишне! Булмаса булмый икән... Элекке мәктәбенә йөрергә ризалашты ташбаш. Кире уйламаса гына ярар иде...
Федор ЕРМАКОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: