Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Алдынгы комбайнчыга – күчмә кубок

Районыбыз кырларында бөртекле культураларның уңышын җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта урып-җыю эшләренә күзәтчелек штабы булдырылган. Алдагы еллардагы күркәм гадәтне саклап, быелгы урып-җыю кампаниясе барышында да, башкарылган эшкә атна саен йомгак ясала, алдынгы комбайнчыны билгеләп, аңа күчмә кубок белән акчалата бүләк тапшырыла. Иген уңышын җыю буенча шушы атна башында штаб уздырган...

Районыбыз кырларында бөртекле культураларның уңышын җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта урып-җыю эшләренә күзәтчелек штабы булдырылган. Алдагы еллардагы күркәм гадәтне саклап, быелгы урып-җыю кампаниясе барышында да, башкарылган эшкә атна саен йомгак ясала, алдынгы комбайнчыны билгеләп, аңа күчмә кубок белән акчалата бүләк тапшырыла.
Иген уңышын җыю буенча шушы атна башында штаб уздырган беренче күчмә җыелышта 13 көнлек эшкә йомгак ясалды, әлеге вакыт эчендә 322 гектар мәйданнан 1300 тонна ашлык суктырган Илгиз Рәхимов, атнаның иң алдынгы комбайнчысы буларак, күчмә кубокка лаек булды.Бу көнне, иң алдынгыларны котларга дип, аларның эш урыннарына махсус делегация килде. Урып-җыю эшләрен берничә минутка туктатып, комбайнчыларга күчмә кубок белән, акчалата бүләк тапшырдылар. Беренче ике урынны «Бәхетле-Агро» хуҗалыгы игенчеләре - Илгиз Рәхимов белән Илдус Мостафин, өченчене «Союз-Агро» игенчесе Владимир Копанев яулый. Күчмә кубокны комбайнчыга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин тапшырды. Басуда ук алар хөрмәтенә кечкенә концерт оештырылды.
Илгиз Рәхимов комбайн руле артында 25 ел эшли икән. Комбайннарның төрлесендә эшләргә туры килгән аңа.
- Быел уңыш әйбәт, бер гектардан 37 центнер чыга, күңел биреп эшләргә була. Хәзер басуда, тузан эчендә йөргән кебек тә түгел. Бар да заманча, уңайлы, «кыр корабы» эчке компьютер белән җиһазландырылган, - ди алдынгы комбайнчы.
Игенчеләр һава шартлары мөмкинлек биргән һәр минутны файдалы сарыф итәргә тырыша. Иртә таңнан, кичке караңгыга кадәр кырларда комбайн гөрелтесе тынып тормый.
Күчмә кубок белән чираттагы акчалата бүләк тагын кемгә тапшырылыр - анысы киләсе атнада билгеле булачак. Игенчеләргә тырышып эшләргә этәргеч бирүче тагын бер сәбәп: урып-җыю
эшләре тәмамланганнан соң республиканың иң яхшы 200 комбайн экипажына 100әр мең сум күләмендә премия биреләчәк дигән хәбәр дә, һәрбер комбайнчының күңелен кытыкламыйча калмыйдыр?!
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев