Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Ташлык халкы эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә

19 августта тѳзекләндерелгән мәйданда Ташлык җыены узды.Табигый амфитеатрны хәтерләткән әлеге урын, ике меңгә якын тамашачыны тау итәгенә һәм мәйдан тирәли урнаштырылган утыргычлар, култыксалы баскычлар, күперләр, чирек шар формасындагы сәхнә, кунакларны ашату ѳчен махсус тѳзелгән бинасы белән каршы алды. Ташлык авылының шатлыгын уртаклашырга тирә-юнь авыллардан да, Түбән Кама, Казан, Чаллы калаларыннан...

19 августта тѳзекләндерелгән мәйданда Ташлык җыены узды.Табигый амфитеатрны хәтерләткән әлеге урын, ике меңгә якын тамашачыны тау итәгенә һәм мәйдан тирәли урнаштырылган утыргычлар, култыксалы баскычлар, күперләр, чирек шар формасындагы сәхнә, кунакларны ашату ѳчен махсус тѳзелгән бинасы белән каршы алды.
Ташлык авылының шатлыгын уртаклашырга тирә-юнь авыллардан да, Түбән Кама, Казан, Чаллы калаларыннан да кайтучылар бихисап күп иде ул кѳнне. Буш кул белән түгел, күбесе бүләкләрен дә алып килгәннәр. Әнә, Рәйхана апа Ахунова да бүләген җыенны оештыручыларга илтеп тапшырды,Гамил Әсхадулла алдагы кѳндә колакчынлы микрофоннар белән ярдәм иткән булса, бүген матди ярдәмен дә күтәреп килгән...
Бәйрәм Айдар Хәмзин сценариясе буенча куелган тамаша белән башланып китте. Рольләрдә әкият геройлары: Су асты патшасы (Илүзә Хәмзина), Су Анасы (Фәнүсә Исмәгыйлова), Шүрәле (Мәхмүт Абдуллин),Аю (Әлфис Нурмѳхәммәтов), Убырлы карчык (Зѳлфия Гыймадиева). Аларга каршы балыкчы малай Айбулат Хәмзин җитәкчелегендәге Ташлыкның данлыклы кѳрәшчесе Миннәзәл Кәлимуллин, иң оста капчык сугышы батыры Айдар Фәсхетдинов һәм иң шәп йѳгерешчесе Зѳлфәт Лотфуллин чыга. Маҗараларга бай булган әлеге күренешне тамашачылар бик җылы кабул итте. Соңыннан әкият персонажлары белән рәхәтләнеп фотога тѳштеләр.
Ташлыклыларны бәйрәм белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рѳстәм Ганиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов котлады. Мәйдан урынын тѳзекләндерүгә җитмештән артык авылдашыбыз катнашканлыгы билгеләп үтелде. Аеруча зур ѳлеш керткән Камил Фәйзуллин, Айдар Фәсхетдинов, Рамил Сәхбиев, Ильяс Шәйдулин, Ильяс Гайфетдинов, Мәхмүт Абдуллин, Зәлиф Илһамов, Рѳстәм Мостафин, Марсель Хисамиев, Айдар һәм Айзат Хәмзиннәрнең исемнәре аталды.
Ташлык авылына килеп тѳпләнгән Әнәс Миңнәхмәтов һәм Рѳстәм Ганиев турында да бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әнәс Әхәт улы тѳзелешнең беренче кѳненнән алып соңгы кѳненә кадәр эшчеләр белән бергә булды, техника белән тәэмин итүне үз ѳстенә алды, тәкъдимнәре, киңәшләре белән эшчеләргә кѳч һәм дәрт биреп торды. Әлеге ике җитәкче җыенның тѳп иганәчеләре икәнен дә әйтеп китмичә булмас: тѳп бүләкләр - ике суыткычны алар алып бирде. Рѳстәм Мәҗит улы тѳзелешнең кураторына әйләнде. Улы Ленар белән берлектә юнәткән тимер эшләнмәләр, торбаларның гына да бәясе 1 500 000 сумлык булыр. Гомумән, алартынгысыз җан икәнлекләрен тагын бер мәртәбә расладылар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Рәис улы ярдәме белән мәйданга бару юлына вакланган асфальт түшәлде, Рафис Әнис улының техникасы ул юлны, мәйдан урынын тигезләде, сәхнә ясар ѳчен кулланылган плитәләр, утыргычлар астына куелган тимер-бетон эшләнмәләр белән Мәүлет Гәрәй улы булышты. Ярдәм кулы сузучылар арасыннан Айрат Рәис улын, Габбас Госман улын, Нургали Салих улын, Сергей Владимировичны, Марсель Сәфиулла улын әйтеп китмичә булмый.
Котлаулар, бүләкләүләр бер сәгатькә якын вакытны алды. Шуңа күрә оештыручылар тизрәк мәйдан уртасына яшь кѳрәшчеләрне, балаларны һәм соңгы вакытта сәхнәләрдә, экраннарда еш чыгыш ясаучы Ташлык гармунчыларын чакырып чыгардылар. Элекке вакытлардагы шикелле ике тѳркемгә бүленгән унлап гармунчы түгәрәк буйлап уйнап әйләнде. Халык аларны алкышлап каршы алды. Ә инде Алмаз Хәмзин дә баянын тотып чыккач, кайберәүләр хәтта алар янына чыгып җырладылар, биеделәр.
Сәхнәдә кыш кѳннәрендә Ташлыкта узган «Урамнар» концертының иң оста артистлары чыгыш ясады. Казаннан кунакка кайткан авылдашыбыз, иллюзионист Ринат Ачубаков трибунадагы халык арасында йѳреп фокус күрсәтте. Концертта катнашканнардан халык аеруча Илнар Сәйфиев (кайсыдыр бер рәхимлесе ташлыклыларга бүләк итеп чакырып китергән), Алмаз һәм Алия Хәмзиннәрнең чыгышын яратты.
Гер күтәрү ярышында ике дѳнья чемпионы - Фаил Ибраһимов һәм Фаил Хәсәнҗанов катнашты. Бу юлы җиңүне ике потлы герне 70 мәртәбә күтәргән Фаил Хәсәнҗанов яулады.
Бауга бәйләнгән кирпечне таякка бѳтереп күтәрү, 25 килограммлы капчыкка салынган шикәр комын күтәреп йѳгерү, үтмәс кул пычкысы белән утын кисү, тауга йѳгерү ярышларында катнашучылар күп булды.
Милли кѳрәш бәйгесен баш судья Зѳлфәт Лотфуллин һәм кѳрәш комментаторы Виктор Шадрин алып барды. Кунаклар арасындагы бәйгедә батыр булып Алишер Атаджанов калса, Ташлык кѳрәшчеләре арасында беренчелекне Рѳстәм Хѳснетдинов яулады.
Быелгы көчле яңгырлар күп авылларда узган сабантуйларын өзде, халык бәйрәмнән кире кайтып китәргә мәҗбүр булды. 19 августта искиткеч матур һава торышы халыкка ял итәргә мѳмкинлек бирде, Аллаһы Тәгалә дә ташлыклыларның фидакарь хезмәтен күргән һәм аларга шундый яхшы кѳн бүләк итәргә булган, күрәсең. Тѳзекләндерү эшләренең башланганына 100 кѳн дигәндә үткәрелгән әлеге тантаналы вакыйга авыл халкының һәм кунакларның күңелләрендә озак сакланыр, мөгаен. Ә менә мәйдан урынында ясалган утыргычларны, күперләрне,сәхнәне, биналарны, язмаларны җимермәсләрме? Монысы инде үзебездән тора. Бергәләп эшләдек, булдырганны бергәләп саклый да белик, хѳрмәтле вә гыйззәтле авылдашлар, авылыбыз кунаклары!
Илүзә ХӘМЗИНА,
Ташлык авылы китапханәчесе.
Фотоларда: бәйрәм күренешләре.
В. Афанасьев фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев