Туган як

Эләкмәде

Җәй башлануга бишенче сыйныфны тәмамлаган Виларик, гомерендә беренче тапкыр, дусларына ияреп, кармакка балык тотарга чыгып китте. Елга буенда вакыт бик тиз узды, малайларның берсе биш-алты, икенчесе аннан да күбрәк балык каптырырга өлгерде. Виларикның үзенә чәнти бармак зурлыгындагы бер генә балык эләкте. Шуңа да карамастан, беренчесе булганга аның шатлыгы эченә сыймады....

Җәй башлануга бишенче сыйныфны тәмамлаган Виларик, гомерендә беренче тапкыр, дусларына ияреп, кармакка балык тотарга чыгып китте. Елга буенда вакыт бик тиз узды, малайларның берсе биш-алты, икенчесе аннан да күбрәк балык каптырырга өлгерде. Виларикның үзенә чәнти бармак зурлыгындагы бер генә балык эләкте. Шуңа да карамастан, беренчесе булганга аның шатлыгы эченә сыймады. «Үзем тотканга, бабай шатланачак», - дип уйлады малай кире өенә кайтканда.
Дөрестән дә, ишекне ачып керүгә: «Йә, ничек, иң зурысын эләктердеңме?» - дип, аны авызын ерган бабасы каршы алды. Виларик беренче тоткан балыгын күрсәтергә ашыкмады һәм кулындагы чиләген әкрен генә урындык артына яшерде. «Бик күп тоткан, күрсәтергә ояла», - дип, бабасы карчыгының колагына нидер пышылдады. Йортта шундук бәйрәм рухы урнашты. Күз ачып йомганчы табын әзерләнде, өстәлгә мәрсин балыгы, кара һәм кызыл уылдык куелды. Суыткычта балыкның иң тәмлеләре: кызылы, ак төстәгесе һәм башка тәмле ризык табылды. Өстәл артына утыргач Виларикның бабасы елмаеп: « Йә, ялыктырма, күрсәт тоткан ба-лыгыңны», - дип оныгына карады. Әмма тегесе бик ачыгып кайтканга, ипи бе-лән колбаса урып утыруын
белде. Бары бераздан гына ул ризык тулы авызын көч-хәл белән ачып, бер генә сүз: «Эләкмәде», - дип әйтә алды. Гаилә башлыгын әлеге җавап канәгатьләндермәде булса кирәк. «Без тәрәзәдән дусларыңның буш кул белән кайтмавын күреп тордык. Димәк, синеке дә ким булырга тиеш түгел, шулаймы? Әбиең хәзер аны безгә суган белән табада чыжылдатып бирәчәк». Ләкин тамагы туеп бетмәгән малайның сөйләшеп торырга исәбе юк иде һәм ул һаман шул ук: «Эләкмәде», - дип кабатлады. Бая гына авызын ерып, кәефләнеп утырган бабасының чырае кинәт үзгәреп китте. Табында тантана иткән бәйрәм рухы юкка чыкты. «Эләкмәс шул, аның өчен тырышырга кирәк», - дип кашын җыерды, тавышын калынайта төшкән гаилә башлыгы. «Мин гомерем буе кармагыма саллырак балык эләксен өчен тырыштым. Төрле чак булды, запчасть складында көнне-төнгә ялгап эшләдем, әмма балыкның иң зурысы, иң затлысы минем кулда булды. Әле дә хәтерлим, авыллардан тракторга кирәкле тимер сорап кайдан гына килмәделәр. Барысы да ялынып сорый, кайсы күчтәнәчкә түшкәсе белән ит китергән, кайсы фләгәсе белән бал, тартмасы белән май, җаның ни тели, шуны сайла да ал. Тик үз бәямне белгәнгә алдатмадым, теге авыл йолкышларына юк-бар запчасть биреп, үземә тиешлесен генә ала белдем. Күрәсеңме, хәзер әнә нинди зур йортта яшибез, машинаны алыштырып кына торам, суыткычта ни телисең шул бар. Заманында әбиең дә кимен куймады, ни гомер кибеттә колбаса сатты. Үтмәс товарны мактый-мактый кыйбат бәягә шудыруы аңа да җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Хәзер генә башына яулык бәйләп, телевизор каршында дисбе тартып утыргач та...
Әтиең чит җирләрдә йөргәндә балык тоткандырмы-юкмы, анысын ачык кына әйтә алмыйм. Тик аннан кайтуга ике катлы йорт салып куйды, иномарка алды, димәк, вак-төяген каптырып, вакытын бушка уздырып йөрмәгән. Менә күрәсеңме, оныгыбыз өчен без ничек тырыштык. Син генә ул һаман «Эләкмәде» диюдән башканы белмисең. Ярар, өметне өзмик, тәмле балык ашыйсы көннәр, бәлкем, алдадыр әле».
Тиздән Виларикның туган көненә балык тотар өчен ятьмә бүләк иттеләр. «Башкалар кармакка вак-төякне тотып утырганда, елгадагы иң зурысы синеке булачак, - дип өйрәтте бабасы кадерле оныгын. - Дөресен әйткәндә, безгә синең балыгың кирәкми, хәзерге тормышта кулыңа эләккәнне ычкындырмаска өйрәнсәң шул җитә. Йә, җавап бир, иртәгә нишлисең, көне буе компьютерда уйныйсыңмы, әллә елгага барасыңмы? Тукта, дөрес ишетәмме, компьютер туйдырды, кармак салуы кызыграк, дисеңме? Менә монысы өчен рәхмәт, онык, дөрес юлдан барасың, безнең нәселдә иң зур балык эләктерү Һәркемнең хыялында ул!»
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: