Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Надежда Анисимова: «Ул безнең өебез сыман»

Надежда Анисимова Балчыклы мәдәният йорты турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ул аның эше дә, тормышы да дияргә була. Мәктәптә укыган чакта гаиләләре белән Түбән Камага китеп, шунда үсеп, кияүгә чыгып яшәгән хатын-кыз кире Балчыклыга кайтып яшәрмен дип уйлаганмы икән? 2005 елда аны авыл мәдәният йортына мөдир итеп чакыргач, Надежда Степановна...

Надежда Анисимова Балчыклы мәдәният йорты турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ул аның эше дә, тормышы да дияргә була. Мәктәптә укыган чакта гаиләләре белән Түбән Камага китеп, шунда үсеп, кияүгә чыгып яшәгән хатын-кыз кире Балчыклыга кайтып яшәрмен дип уйлаганмы икән?
2005 елда аны авыл мәдәният йортына мөдир итеп чакыргач, Надежда Степановна уйланып кала, ире Анатолий Николаевич белән киңәшләшә дә, тәвәккәлли. Ул вакытта Балчыклыда яшьләр күп була, тик менә 130 ел элек төзелгән бина хәле генә...
- Аллага тапшырып эшләп киттем. Тик клубның ни тәрәзәсе, ни ишеге юк дигәндәй. Идәннәре буенча йөрергә дә куркыныч иде, - дип исенә төшерә мөдир. - Депутат ярдәме белән тәрәзәләр куйдырдык, ишекләрне, идәннәрне алыштырдык.
2016 елда исә Балчыклыда яңа мәдәният йорты төзелгән. Эш республика программасы кысаларында башкарылган. Яңа бинада концерт залы гына түгел, китапханә, түгәрәкләр кабинетлары, авыл музее һ.б. урын алган.
- Бик зур булмагангамы, ул безнең өебез сыман: җылы, якты. Кергәндә дә, аяк киемен алыштыру зарур. Күңел иркен булгач, кунакларыбыз барысы да сыя, - дип шатлана Надежда Степановна. - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 23 февраль Ил сакчылары көне, Яңа Ел бал-маскарады һәм башка бәйрәмнәрне бик күңелле итеп уздырабыз. Бергәләп тәм-томнар белән чәй эчәбез.
Мәдәният йортында шулай ук «Балчыклы җиңгиләре» ансамбле дә репетицияләр уздыра. Авылның бер бәйрәме дә җиңгиләрсез узмый. Артистлары хәтта җәен дә чыгыш ясый: Питрау җырсыз-биюсез узамыни ул? Әмма Надежда Анисимова авылдашларының да концертларда катнашуларын тели һәм морадына ирешә. Мәдәният йортында узган бәйрәмнәрдә һәркем сәхнәгә менеп сәләтен күрсәтә ала.
- Минем уң кулым, төп ярдәмчем китапханәче Зинаида Чувашева, - ди Надежда Анисимова. - Нинди дә булса чарага әзерлек эше бара икән, аның киңәше дә кирәк, бергә эшләү җиңелрәк бит ул. Гомумән, китапханә 1963 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә биредә дүрт меңнән артык китап бар. Хәзер Интернет та кертелгән.
Менә шулай армый-талмый, бөтен җанын биреп эшли ул. Авылдашлары да ярата, хөрмәт итә үзен. Планнары да зурдан: тормышка ашырырга вакыт кына җитсен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев