Туган як

30 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 30 гыйнвар 2012 - 10:14
    «Нефтехимик» сыната…
    Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) чемпионатында катнашучы «Нефтехимик» командасының плей-оффка уза алачагына өмет зур түгел. Моның өчен турнир таблицасында кимендә сигезенче урынны алырга кирәк, ә безнекеләр тугызынчы урыннан югарырак күтәрелә алмыйлар әле. Башка шәһәрләрдә үткәрелгән соңгы өч уенда да «Нефтехимик» оттырды: Минск «Динамо»сына - 0:5, Мәскәү ЦСКАсына - 1:4 һәм «Лев»...
  • 30 гыйнвар 2012 - 10:12
    Тхэквондо остасы
    Кама Аланы егете Руслан Җафаров узган ял көннәрендә Уфа шәһәреннән зур уңыш яулап кайтты. Башкортстан башкаласында көнчыгыш көрәше төрләреннән берсе булган тхэквондо буенча яшьләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгән ярышта Татарстан җыелма командасы беренче урынны яулады. Моңа лаеклы өлеш кертүчеләрнең берсе - безнең Руслан Җафаров. Ул үз авырлык...
  • 30 гыйнвар 2012 - 10:06
    Көрәшчеләр әзерләнә
    Узган атнада «Шинник» спорт комплексында Түбән Каманың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе җыелышы үткәрелде. Анда спортның бу төрен үстерү буенча алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды. Әле яңарак кына федерация рәисе булып сайланган НПАТП генераль директоры Юрий Иванов билгеләп үткәнчә, түбәнкамалыларның милли көрәштәге элекке данын кабат яулау юнәлешендә эш...
  • 30 гыйнвар 2012 - 09:39
    Балаңның кайда йөргәнен беләсеңме?
    - Хәерле кич, сезгә полиция инспекторы шалтырата, төн уртасында уналты яшьлек кызыгызның кайда, кем белән нишләп йөргәнен беләсезме? - дигән сорау иске Яңа ел төнендә бер ананы татлы йокысыннан айнытып җибәрде. -Иптәш кызы белән бәйрәмгә чыгып китте. Күптән түгел шалтыраткан да идем, трубкасын алмады, кайтыр юлга чыккандыр инде, күрәсең. Полиция...
  • 30 гыйнвар 2012 - 09:36
    Гаделсезлеккә битараф булмагач
    «Туган як»та Фатыйма Габидуллинаның берсеннән-берсе үткенрәк һәм кызыклырак мәкаләләрен даими укып барабыз. Бу кешедә табигый журналистлык сәләте бар. Тормышның төрле мизгелләрен тотып алып, үз фикерен оста җиткерә белә ул. Чөнки үзе гаделсезлеккә битараф түгел, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан да тыныч күңел белән узып китми. Һәр нәрсәне үз йөрәге аша үткәрә, кешелекле....
  • 30 гыйнвар 2012 - 09:32
    Өлкәннәрне куандырып
    Бу хатны күптән язарга йөрсәк тә, әле генә өлгердек. Максатыбыз - соң булса да, уң булсын, дигәндәй, шәһәребездәге «Талир тәңкә» ансамбленә рәхмәт әйтү иде. Узып киткән ел ахырында ветераннар йортына килеп, алар биредә яшәүче ялгыз әби-бабайлар алдында чыгыш ясадылар. Клара Дәүләтова оештырган бу ансамбль концерты барыбызга да бик ошады. Нургали...
  • 30 гыйнвар 2012 - 09:28
    Каенлыда урам бәйрәме
    Башка авылларда ничектер, ә безнең Каенлыда, хәтта, урамнар да ярыша. Аны, беренчеләрдән булып, Интернациональ урамы башлап җибәргән иде,Татарстан урам да әлеге ярышка бик теләп кушылды. Бу чараны мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Әхмәтшина белән китапханәче Флүрә Гарипова оештырдылар. Кыш булгач, урам ярышы өчен мәдәният йорты сәхнәсе сайланган иде. «Ромашка» балалар бакчасы...
  • 30 гыйнвар 2012 - 09:20
    Алкоголь тозагыннан котылырга теләсәгез...
    Бер генә кеше дә алкоголикка әйләнү турында хыялланмый. Андый хәлгә калганнарның күпчелеге - тормышында очраган проблемаларны җиңә алмаган көчсез кешеләр. Үзләрен тынычландыру, күңелләрен күтәрү өчен, алар рюмкага үрелә. Һәм тора-бара, үзләре дә сизмәстән, алкоголь тозагына эләгә - аннан башка инде яши алмый башлый. Нәтиҗәдә, кеше җәмгыять һәм гаиләсе өчен югала,...
Реклама