Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләр әзерләнә

Узган атнада «Шинник» спорт комплексында Түбән Каманың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе җыелышы үткәрелде. Анда спортның бу төрен үстерү буенча алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды. Әле яңарак кына федерация рәисе булып сайланган НПАТП генераль директоры Юрий Иванов билгеләп үткәнчә, түбәнкамалыларның милли көрәштәге элекке данын кабат яулау юнәлешендә эш...

Узган атнада «Шинник» спорт комплексында Түбән Каманың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе җыелышы үткәрелде. Анда спортның бу төрен үстерү буенча алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды.

Әле яңарак кына федерация рәисе булып сайланган НПАТП генераль директоры Юрий Иванов билгеләп үткәнчә, түбәнкамалыларның милли көрәштәге элекке данын кабат яулау юнәлешендә эш бара. Соңгы елларда көрәшчеләребезнең «рейтинг»ы туктаусыз күтәрелә, республикадагы командалар арасында беренче унлыкка кердек. Әмма моның белән генә канәгатьләнергә ярамый, туктаусыз алга барырга, югарырак үрләр яуларга кирәк. Шушы уңайдан, спортчыларны киңрәк җәлеп итү максаты белән, федерация тарафыннан күптөрле кызыксындыру чаралары кулланылачак. Көрәшчеләр һәм тренерлары бу хакта белә, шуңа күрә, биредә санап тормыйбыз. Шунысын гына әйтү дә җитәдер: милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр өчен мондый югары стимулларның бездә әле беркайчан да булганы юк иде.

Ә алда зур сынау тора - февраль ае уртасында Чаллы шәһәрендә «Ватаным Татарстан» газетасының Герой-шагыйрь Муса Жәлил исемендәге призы өчен республика беренчелегенә ярыш. Көрәшчеләребез шушы дәрәҗәле бәйгедә катнашырга ныклап әзерләнәләр. Бу көннәрдә «Шинник» спорт комплексында бара торган күнегүләр, сайлап алу ярышлары нәтиҗәсе буенча, Түбән Каманың җыелма командасына кемнәр кертеләчәге ачыкланачак. Көрәшчеләребезнең Чаллыда сынатмауларын, призлы урыннар алып кайтуларын теләп торыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X